Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
5 июнь 2018, 11:19

Хезмәтенә тугры ул

Район эчке эшләр бүлегенең иң абруйлы һәм тәҗрибәле хезмәткәрләрнең берсе - полиция подполковнигы И.З.Бәдретдинов Архангель районының Озыннар авылында туып-үскән.

Милициядә хезмәтен туган районында техник-криминалист буларак башлый. Ул вакытта егетнең иңендә ике ел армия хезмәте була. Соңыннан җинаятьләрне эзәрлекләү бүлекчәсендә тәҗрибә туплый һәм оперуполномоченныйдан бүлекчә начальнигына кадәр үсә. Соңыннан җәмәгать хәвефсезлеге милициясенә җитәкчелек итә. 2011 елда офицер язмышын безнең район белән бәйли. Бүгенге көндә Илдар Зәйнетдин улы - бүлек начальнигы урынбасары – полиция начальнигы. Вазыйфасы, эчке эшләр органнары хезмәткәрләренең барысыныкы кебек үк, җаваплы һәм тынгысыз.
Марсель Ишморатов.
Читайте нас: