Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
27 июль 2018, 12:35

Үзегезне саклагыз, сәламәт булыгыз!

Иртәгә гепатитка каршы көрәш көне билгеләнелә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, организмның фильтры булган бавырны зарарлаучы В вирусы гепатитыннан гына да дөньяда ел саен 780 мең кеше үлә.

Гепатит чире – бавыр ялкынсыну бик тирән һәм хроник формада булырга мөмкин. Бүген гепатитның 6 төре билгеле. Болар – A, B, C, D, E, G гепатитлары. Ә вируслы гепатитлар организмга ашказаны-эчәклек яки кан аша эләгә. Беренче төркемгә А, Е гепатитлары керә. Алар вируслы су, пычрак кул, юылмаган яшелчә аша эләгә. Ә алда санап киткән калганнары – икенче төркемгә керүче гепатитлар. Болар, гадәттә, вирус эләккән шприцларны берничә кеше кулланганда һәм җенси юл белән күчә. B, C, D, G вируслы гепатитлары татуировка ясатканда, колак тиштергәндә йогышсызландырылмаган энәләр аша да күчә ала. Кызганыч, мондый очраклар да күзәтелә. Ә анадан балага күчү сирәгрәк. Гепатитларны төрле вируслар китереп чыгарса да, чирнең билгеләре бер-берсенә нык охшаш. Уң як кабырга асты чәнчеп авырта, бәвелнең төсе үзгәрә – ул тоныклана, тизәкнең дә төсе үзгәрә, йөзгә сары иңә, сарылык күз алмаларында ныграк сизелә. Әлеге билгеләр булганда кичекмәстән табиб-инфекционистка күренергә кирәк.
Шул ягы куркыныч: чир озакка сузылса, ул хроник формага күчә. Бу исә бавыр циррозына һәм бавыр яман шешенә китерә. Ә бавыр – организмда иң әһәмиятле эшчәнлек алып баручы әгъзаларның берсе. Тышкы тирәлектән керүче бөтен матдәләр бавыр аша уза, ул зарарлыларын тоткарлый, юкка чыгара. Мәсәлән, дарулар, исерткеч эчемлекләр белән дә шул хәл күзәтелә. Кыскасы, бавырга төрле функцияләр йөкләнгән һәм аны ясалма юл белән берничек тә башкарып булмый. В гепатиты эләктермәс өчен алдан ук аңа каршы вакцина ясатырга мөмкин. 1996 елдан Русиядә әлеге вакцина мәҗбүри профилактик чара буларак гамәлдә. Ул бер яшькә кадәрге балаларга һәм 55 яшькәчә өлкәннәргә ясала. Аны өч этапта ясау каралган, моның өчен яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Өйдә гепатит белән авыручы булганда чир бүтәннәргә дә күчмәсен өчен саклану чаралары күрергә кирәк. Гепатит хроникка әйләнгән икән, авыру кеше көнгә дүрт-биш тапкыр диетик ризыклар белән тукланырга тиеш. Савыт-саба һәм тас­тымалны аерым тотарга киңәш ителә. Авыру яшәгән бүлмәне җыештырганда, авыручының тәне кырылган яки киселгәндә медицина ярдәме күрсәтергә туры килә икән, каннан саклану өчен кулга резина перчатка киегез.
Үзегезне саклагыз, сәламәт булыгыз!
Рәйлә Мөхәммәтова, район үзәк дәваханәсенең табиб-инфекционисты.
Читайте нас: