Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
28 август 2018, 18:09

Яхшы укытучы да, оста җитәкче дә!

Кеше язмышындагы барлык мөһим нәрсәләр мәктәптән башлана. Ә мәктәп үзе нәрсәдән башлана соң? Берәүләр аны тәүге кыңгыраудан дисә, икенчеләр - әлифбадан, дияр. Ләкин һәр мәктәп аның җитәкчесе - директордан башлана. Аны сәхнәгә спектакль куючы режиссерга тиңләргә мөмкин.

Рөстәм Рәшит улы Батталов Карлыман станциясендәге 23нче санлы урта мәктәпне 1990 елда тәмамлый һәм Стәрлетамак дәүләт педагогия институтына укырга керә. 1996 елда кулына диплом алу белән туган мәктәбенә физика укытучысы булып эшкә кайта. Укучыларга, ата-аналарга хөрмәт белән караганы, бурычларын җаваплы башкарганы, энтузиазмы, ә иң мөһиме, үз фәнен ихлас яратуы аркасында яшь мөгаллим башкалардан аерылып тора.
1999 елның февралендә ул Карлыман станциясенең 1нче санлы мәктәбе директоры итеп тәгаенләнә. 2009 елда биредәге ике мәктәпне берләштерәләр. Рөстәм Рәшит улы зур коллективны профильле укытуга күчерү һәм сәләтле балалар белән эшләү процессын тиз арада җайга салды. Моның нәтиҗәсе күз алдында – укучылар һәм укытучылар төрле конкурсларда катнаша, укыту-тәрбия бирү эше алып барыла.
Коллективка җитәкчелек итүенә 20 ел вакыт үтеп китте. Мәктәп директоры өчен ул азмы, күпме? Һәр кеше өчен ул бер чор гына түгел, ә җиңү-җиңелүләр һәм шатлык-кайгылар тулы зур тормыш юлы. Һөнәри эшчәнлек елларында Рөстәм Рәшит улы белем бирү өлкәсенең норматив-хокукый базасын яхшы белгән тәҗрибәле һәм абруйлы җитәкчегә кадәр үсте. Моңа юридик белеме дә булышлык итә.
Рөстәм Рәшит улы оештыру сәләтенә дә ия, психология буенча белеме аңа педагогия коллективын гомум эшкә җәлеп итәргә ярдәм итә. Ул укыту-тәрбия бирү барышына яңалык кертүдән курыкмый, шул ук вакытта мәктәпнең изге йолаларын сакларга тырыша.
Үзенең шәхси үрнәгендә укучыларда сәламәт тормыш рәвешен пропагандалый. Баскетбол һәм волейбол буенча укытучылар командасы әгъзасы, иптәшләрчә матч­ларда һәм укучылар белән спорт ярышларында үзе дә даими катнаша.
Ул гадел, түземле, изге күңелле, үз сүзендә тора белә. Шул сыйфатлары өчен хезмәттәшләре арасында абруй казана. Мәктәп - Рөстәм Рәшит улының тормышы, дип бер арттырусыз әйтергә мөмкин.
Агымдагы елда Рөстәм Рәшит улы үзенең 45 яшьлек юбилеен билгели. Матур вакыт: эш тәҗрибәсе җитәрлек, гаиләсе – сөекле хатыны һәм кызы бар, ә ки­лә­чәктә аны бик күп җиңүләр һәм уңышлар көтә.
Мәктәпнең укытучылар коллективы Сезне күркәм юбилеегыз белән чын күңелдән кайнар котлый һәм ныклы сәламәтлек, тормышта зур җиңүләргә ирешүегезне, иминлек һәм көч-куәт тели. Барлык хыял-өметләрегез һәм уй-ниятләрегез кабул булсын!
Наталья Горустович,
Олыкүл урта мәктәбенең укыту-тәрбия бирү буенча директор урынбасары.
Читайте нас: