Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
7 сентябрь 2018, 12:24

Исәп-хисап эше төгәллекне таләп итә

Э.Ф.Хәкимова район хакимиятенең финанс идарәлегенә тәҗрибәле белгеч буларак килә. Бу вакытка ул Башкорт дәүләт аграр университетының икътисад факультетын тәмамлап, С.Юлаев исемендәге колхозда икътисадчы һәм бухгалтер, авыл хуҗалыгы идарәлегендә баш бухгалтер вазыйфаларында эшләп өлгерә. Менә инде 15 ел финанс идарәлегендә хезмәт сала.

- Барлык бюджет учреждениеләренең эшчәнлеге, хезмәт хакы түләү, мәктәпләрдәге туклану һәм башка бик күп нәрсәләр безнең эшнең нәтиҗәлелегенә бәйле. Бу бик зур җаваплылык та таләп итә, безнең эштә аз гына төгәлсезлеккә дә юл куярга ярамый. Безнең эшчәнлек тәү чиратта бюджет учреждениеләре белән тыгыз бәйле. Авыл биләмәләре, мәгариф һәм мәдәният бүлеге, район хакимияте бухгалтерлары – безнең ныклы терәк. Барыбыз бергә - бердәм команда, - дип сөйли Эльвира Фәнил кызы. – Шунысы куанычлы, бездә үз эшенә тугры булган һәм бу өлкәнең барлык нечкәлекләрен яхшы белгән оста белгечләр эшли.
Әңгәмәдәшчебезнең сүзләре буенча, максатка юнәлешле эшләре Башкортстан Республикасы буенча югары күрсәткечләргә ирешергә мөмкинлек биргән. Шулай, 2017 ел йомгакларыннан күренүенчә, муниципаль финанслар белән идарә итү сыйфаты буенча иң яхшы күрсәткеч безнең районда. Монда, әлбәттә, Эльвира Фәнил кызының да өлеше зур.
Районның финанс идарәлеге бюджеты буенча инспекция җитәкчесенең наградалары да бихисап – БР Финанслар министрлыгы, муниципаль район Советы Мактау грамоталары, урындагы үзидарә органнарында намуслы хезмәте өчен район хакимиятеннән Рәхмәт хаты.
Ә агымдагы елда Эльвира Хәкимова хезмәттәше Лилия Гайнетдинова һәм С.М.Чугункин исемендәге урта мәктәп укытучысы Фәнзил Күсәпколов белән гражданнар өчен бюджет тәкъдим итү проектлары төбәк конкурсының “Бюджет квесты” номинациясендә I дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Шулай итеп, аларның проекты федераль конкурска җибәрелде. Аның йомгаклары буенча катнашучы сертификаты белән бүләкләнделәр.
- Үзләренең бай тәҗрибәсе белән уртаклашкан, эшнең асылына өйрәткән нәсыйхәтчеләребез Ә.Г.Әхмәтов, С.Р.Вәлиуллина, А.Ф.Сәйфуллина, Н.Н.Вәлиевага һәм шулай ук барлык эшләрнең башлангычында торган җитәкчебез И.Җ.Хәмитовка чиксез рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә, - ди әңгәмәдәшчем, хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәм белән котлап.
Милена ШәЙмәрдәнова.
Автор фотосы.
Читайте нас: