Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
12 октябрь 2018, 12:28

Кадрлар барсын да хәл итә

12 октябрьдә Русия Эчке эшләр министрлыгының кадрлар белән эшләү бүлекчәләренә 100 ел тула.

Дистә еллар дәвамында эчке эшләр органнарының кадрлар белән эшләү бүлекчәләре бик күп үзгәрешләр кичерде, аларның исемнәре үзгәрде, ләкин ул элеккечә Русия Эчке эшләр министрлыгы өлкәсендә мөһим звено булып кала.
Полиция – иң тәүдә, кешеләр. Җәмгыятьтәге тәртип һәм тотрыклылык аларга бәйле. Ә кадрлар белән эшләү бүлекчәләре шәхси составны сайлау, әзерләү, тәрбияләү һәм аларның һөнәри дәрәҗәсен арттыру буенча зур һәм җаваплы эш башкара. Исәпкә кую, званиеләр бирү, бүләкләү һәм югары вазыйфаларга тәгаенләү, страховка һәм пенсия түләүләре - кадрлар беләү эшләү аппараты хезмәткәрләренең төп бурычы.
Русия Эчке эшләр министр­лыгының район буенча бүлегендә үз эшләрен югары дәрәҗәдә башкарган, югары гражданлык җавап­лылыгы тойган, квалификацияле белгечләр хезмәт сала. 2013 елдан шәхси состав белән эшләү төркеменә эчке хезмәтнең өлкән лейтенанты Елена Вячеславовна Филиппова җитәкчелек итә. Төркем белгече – эчке хезмәтнең өлкән лейтенанты Лилия Фәрит кызы Сираҗетдинова белән алар шәхси составта патриотик һәм әхлакый тәрбия бирүгә зур игътибар юнәлтәләр.
Кадрлар белән эшләүчеләрне һәм данлы йолаларны булдырып, яшь буынның нәсыйхәтчесенә әверелгән ветераннарны бәйрәм белән котлыйм һәм ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек, арытабан эшләрендә уңышлар телим.
Салават Галиев, бүлек начальнигы, полиция подполковнигы.
Читайте нас: