Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
19 октябрь 2018, 11:40

Төзек юллар – тормышыбыз көзгесе

Юлларны тормыш артериясе диләр. Теләсә кайсы авылга барып чыксаң да, беренче чиратта, йортларның һәм юлларның төзеклегенә игътибар итәсең. Аның сыйфатлы булуы техниканы файдалану вакытын озайта, хәвефсез йөрүгә дә нигез булып тора. Боларның барсы да бу көннәрдә үзләренең һөнәри бәйрәмен билгеләүче юл хезмәткәрләренең тәҗрибәсе һәм осталыгына бәйле.

Юл төзү-төзекләндерү идарәлегендә Әмир Әсхәт улы Батталов (рәсемдә) юл төзәтү машинасы водителе булып эшли. Әгәр кирәк булса, ул теләсә-кайсы техника артына утыра ала.
- Тәү башлап руль артына мине әтием 12 яшьтә утыртты, абыем Дамирны да бу һөнәрнең нечкәлекләренә өйрәтте. Ул вакытта “ЗиЛ” машинасы минем өчен бик зур тоелды. Бәлки шуңа да без язмышыбызны бу һөнәр белән бәйләгәнбездер, - дип хәтерли балачак елларын әңгәмәдәшчем.
Мәктәптә укыганда ук ул йөк транспортына идарә итү таныклыгы ала. Ар­мия­дән кайту белән егет хезмәт эшчәнлеген башлап җибәрә - район үзәк дәваханәсенә автослесарь булып эшкә урнаша. Ләкин машина йөретү теләге көчлерәк булып чыга. 1996 елда ул эш урынын алмаштыра – механикалаштырылган күчмә колоннага күчә. Оешма бетерелгәч, Юл төзү-төзекләндерү идарәле­гендә эшли башлый. 16 ел гомер бер мизгелдә үтеп тә китә.
Юл хезмәткәрләренең эше ел әйләнәсе бара. Җәй көне алар юлларны ремонтласа, кыш – кардан чистарта, махсус техниканы һәм корылмаларны әзерли, вак таш һәм башка материаллар ташый. Юл төзү-төзеклән­дерү идарәлегендә эш туктап торганы юк. Башкарылган эш күләме зур һәм җаваплы булуга карамастан, Әмир Әсхәт улы беркайчан да эш күплегенә яки арыган­лыгына зарланмый.
Менә шундый тырыш, эшсөючән булганы өчен аны коллективта хөрмәт итәләр дә инде.
Ринат ШӘЙБӘКОВ.
Читайте нас: