Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
26 октябрь 2018, 11:08

Мактауга лаек хезмәт

Самат Әминев Карлыман авылында туып-үскән. Мәктәпне тәмамлау белән Ляхово һөнәрчелек училищесында белем алып чыга. 1983 елда ил алдындагы изге бурычын үтәргә китә һәм Германиядә водитель булып хезмәт итә. Армиядән соң Салават исемендәге колхозда эшләп ала. Ә 2009 елда район дәваханәсенә эшкә килү белән, аны яңа “Нива” машинасына утырталар. Шул вакыттан алып ул балалар консультациясендәге медицина хезмәткәрләрен чакыру буенча авырулар янына йөретә.

- Көн саен 25-30ар чакыру кабул итәбез. Әгәр бала авырып китеп, температурасы күтәрелә һәм поликлиникага килә алмый икән, без аның йортына барабыз. Еш кына аларны тикшерү өчен башка шәһәрләргә, нигездә, Уфа һәм Стәрлетамакка алып барырга туры килә, - ди әңгәмәдәшчем.
Самат Салават улы билгеләвенчә, биредә 10 ел эшләү дәверендә машинасы җитди ватылганы һәм бернинди юл вакыйгасына очраганы булмады. Башка водительләргә дә ул шуны тели.
Читайте нас: