Флюр Әхмәт улы 14 яшендә комсомолга керә. Егет Иске Шәрәй җидееллык мәктәбендә яхшы укый, физик яктан көчле, үзешчән сәнгатьтә дә катнаша. Мәктәпне тәмамлау белән Ф.Ә. Уразгилдин Йоматау авыл хуҗалыгы техникумына, соңыннан Куйбышев план-икътисадый институтына укырга керә.
– Минем комсомол эшчәнлеге – озын тарих. 1960-1963 елларда Алма-Ата шәһәрендә чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән чорда яшьләр берлеге активисты, частьның комсорг урынбасары итеп сайладылар, - ди ул. - Хезмәт итү чорында мин беренче класслы радиотелеграфист-эстист, хәрби һәм сәяси әзерлек отличнигы да булдым. “Совет Армиясе отличнигы” һәм “Алдынгы чик сакчысы” билгеләре белән бүләкләндем. Мәскәү шәһәрендә ВЛКСМ Үзәк комитеты һәм Чик буе гаскәрләренең баш идарәлеге белән берлектә чик буе гаскәрләре отличниклары киңәшмәсендә катнаштым. Соңыннан Төркестан хәрби округы утырышчысы итеп тәгаенләделәр. Алма-Атада КПСС сафларына кабул ителдем. Хәрби, сәяси һәм махсус әзерлек өчен ВЛКСМ Үзәк комитетының Мактау грамотасы белән бүләкләделәр.
Комсомол оешмасында алган тәҗрибәмнең армия хезмәтеннән соң да файдасы тиде.
Демобилизациядән соң әңгәмәдәшчебезне партия район комитеты инструкторы итеп тәгаенлиләр һәм чираттагы комсомол конференциясендә ВЛКСМ район комитеты бюросы әгъзасы, ә 1966 елда комсомол район комитетының беренче секретаре итеп сайлыйлар.
– Ул вакытта яшьләр оешмаларының эшенә зур игътибар бирелә иде. Колхоз һәм совхозлардагы башлангыч комсомол оешмасы секретарьлары итеп яшь коммунистлар сайланды. Без секретарьларның комсомол эшчәнлеге белән шөгыльләнүләрен һәм хезмәт хакы түләнүенә ирештек. Касыйм Әхтәмов, Марат Заһидуллин, Мөхтәр Абакачев, Нәсим Йөзлекбаев, Александр Петров, Шамил Бикмәтов кебек активистлар үзләрен оста башлыклар итеп күрсәттеләр. Шулай ук ВЛКСМ район комитеты хокук саклау органнарында комсомол оешмалары төзелде һәм аның вәкилләре ВЛКСМ район комитеты һәм бюро әгъзалары итеп сайланды.
Урта һәм сигезьеллык мәктәпләрдәге яшьләр оешмаларына игътибар зур булды. Район комитеты эшендә тәрбияви эш буенча урынбасарларга һәм өлкән пионервожатыйларга таяна алды. Мәктәп директорларына да ярдәм күрсәтелде.
Тәрбияви, спорт эше, үзешчән сәнгать һәм сыйныфтан тыш чаралар үткәрү мәсьәләләре буенча ВЛКСМ район комитеты һәм районның мәгариф бүлеге советы берлектә карарлар кабул итте. Мәктәпләрдә сызма культуралар үстерү буенча производства бригадалары төзелде, ә җәй көне шикәр чөгендере эшкәртүгә укучылар җәлеп ителде.
Водительләр һәм тракторчылар әзерләү буенча курслар эшләде. Сахай урта мәктәбе каршында йорт куяннары үрчетү буенча бригадалар бар иде.
– Яшь комсомоллардан КПСС съезды делегаты Флюр Турьянов, Ленин комсомолы премиясе лауреаты Рифкать Миһранов кебек бер дигән механизаторлар үсеп чыкты. Колхоз һәм оешма җитәкчеләренең күбесе комсомол сафыннан чыктылар. Мәсәлән, Рәшит Жданов колхоз рәисе булды, ә Мидхәт Рәҗәпов район гәзите редакциясенә җитәкчелек итте, – ди әңгәмәдәшчебез.
Ул елларда мәктәпне тәмамлаучыларны ВЛКСМ район комитеты аша Авыл хуҗалыгы институтларына һәм Эчке эшләр министрлыгы мәктәпләренә укырга җибәрәләр иде. Лидерлык сыйфатлары булган һәм укуда һәм җәмәгать тормышында уңыш яулаучылар югары уку йортларына өстенлекле шартларда кабул ителде.
– ВЛКСМ район комитетының беренче секретаре булып берничә ел эшләгәннән соң, КПСС район комитетының беренче секретаре Николай Яковлевич Батановка: “Комсомолда озак тоткарландым ахры”, дидем. Ул: “Дзержинский олыгайганчы яшьләр оешмасына җитәкчелек иткән” дип үтенечемә каршы килде.
Еллар үтте һәм мин күңелем белән һәрвакыт комсомол булып калдым. Ленин комсомолы сафларында булуыбыз белән чиксез горурланабыз. Комсомол сафларында тәрбияләнгән барлык кешеләрне дә ВЛКСМның 100 еллыгы уңаеннан чын күңелдән котлыйм, - ди Флюр Әхмәт улы.
Әлфия Йомакаева язып алды.