Дүртенче тапкыр үткәрелгән “Синең кешеләрең, авыл” дип исемләнгән конференцияне Бозаяз авылында туып-үскән “Меркурий-инвест” идарә итү компаниясе” җәмгыяте директоры, “Финанс Меркурий Маркет Групп” җәмгыятенең генераль директоры Айрат Сөләйманов оештырды.
Очрашуда Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете имамы Мөхәммәт Галләмов, районның хәрби комиссары урынбасары Илдар Якупов, журналистика ветераны Мидхәт Рәҗәпов, татар морзалары мәҗлесе рәисе Максат Мәмлиев, “Финанс Меркурий Маркет Групп” җәмгыятенең икътисадый хәвефсезлек буенча генераль директор урынбасары Мөнир Сөләйманов, “Альтернатива” ИнваҮзәгенең генераль директоры Татьяна Селезнева, БРның коляскада йөрүче инвалидлар төбәк җәмәгать оешмасы җитәкчесе Михаил Петров, “Вечерняя Уфа” һәм Кызыл таң” гәзитләре хезмәткәрләре катнашты.
Чара башланыр алдыннан кунаклар мәктәп музеенда булдылар. Биредә экспонатлардан башка М.Сөләйманов исемендәге урындагы эзләнү отряды тарафыннан Ленинград өлкәсендә табылган артефактлар да куелган.
- Мондагы бүлмә элек бәләкәй генә иде, хәзер без аны зурайттык. Аның янында Айрат Мөдәрис улының ярдәме белән Хәрби Дан һәм хәрби-патриотик клуб музее ачарга ниятлибез. Әле сез күргәннәр экспонатларның бик аз өлеше генә. Бу тарихи әйберләрне балалар өйләреннән алып килә, ә моның өчен без аларны Уфа музейларына һәм кинотеатрларга алып барабыз. Әле балалар арасында “Иң борынгы экспонат” конкурсы игълан иттек, - ди мәктәп директоры Лилия Сөләйманова.
Бу көнне мәктәп укучылары Бозаяз авылында туып-үскән Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл эшчәннәре, район һәм авыл үсешенә зур өлеш керткән кешеләр турында эссе әзерләгән иде. Актлар залындагы 10 эш жюри әгъзалары һәм тамашачылар хөкеменә куелды.
Барлык катнашучыларга да дипломнар һәм бүләкләр, шулай ук Айрат Сөләйманов кулыннан катнашучыларның үлчәмнәре һәм зәвыгы буенча сайланган өр-яңа курткалар тапшырылды.
Айрат Мөдәрис улының чыгышы аеруча дулкынландыргыч булды.
- Әтием фашист илбасарларына каршы сугышулары турында ачынып, безнең яугирләрнең батырлыгы турында горурланып сөйли торган иде. Югалтулар да күп була. Шулай, дошманнар белән алыш вакытында 500дән артык кешедән торган батальонда бер кеше дә исән калмый. Бомба һәм снарядлардан бөтен җир “кайнап” тора. Әтием: “Айрат улым, аларның һәрберсе – геройлар. Туган илебезгә патриотлык тойгысы һәм сөю булмаган булса, без фашистларның көчле армияләрен җиңеп чыга алмас идек”, – дигән иде.
Кызганычка каршы, 350дән артык бозаязлылы туган якларына кире әйләнеп кайта алмаган, - дип сүзен күз яшьләре аша дәвам итте.
Айрат Мөдәрис улы шулай ук безнең легендар полководец генерал-майор М.М.Шәйморатовка Герой исеме бирү кирәклеген тагы бер тапкыр ассызыклап үтте. Ул оештырган һәм җитәкчелек иткән 112нче Башкорт кавалерия дивизиясе фронтларда дошман гаскәрләрен кыйратуы белән таныла. 78 Советлар Союзы Герое һәм 5 тулы Дан ордены кавалеры исеменә лаек булган бердәнбер дивизия ул.
Шунысы куанычлы, Бозаяз урта мәктәбендә яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә зур игътибар бирелә. Балалар хәрби-патриотик клубта шөгыльләнү һәм Ленинград өлкәсендә экспедицияләрдә катнашудан тыш, ГТО нормаларын тапшыруга актив әзерләнәләр. Моның өчен иганәченең акчасына мәктәп биләмәсендә спорт шәһәрчеге төзелде, тир эшли. Укучылар бу уңайдан хәрби-патриотик клуб курсанты тормышына багышланган фильм күрсәтте.
Архангель һәм Кырмыскалы районнарының хәрби комиссар урынбасары Илдар Якупов яшьләргә патриотик тәрбия бирүнең әһәмиятен билгеләде һәм Айрат Мөдәрис улына БР Хәрби комиссариатыннан “БР Хәрби комиссариаты төзелүгә 100 ел” медален тапшырды.
Урындагы мәчет имамы Нәзир Мостаев та сүз алды:
- Туган төяген онытмавы һәм якташларына ярдәм күрсәткәне өчен Айрат Мөдәрис улына рәхмәт белдерәсе килә. Аның ярдәмендә туган якка, аның табигатенә сөю тәрбияләнә, үзебезнең халык өчен горурлык хисе арта, кече туган ягыбызның байлыкларын саклау һәм үстерү буенча зур эш башкарыла, - диде ул.