Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Дата
11 декабрь 2018, 11:59

Безнең онытырга хакыбыз юк

9 декабрьдә Русиядә Ватан Геройлары көне билгеләнә. Ул ата-бабаларыбызның батырлыгын искә алу гына түгел, безнең көннәрдә яшәүче Советлар Союзы Геройлары, Русия Федерациясе Геройлары, Дан һәм Изге Георгий орденнары кавалерларына хөрмәт күрсәтү көне дә.

Бу уңайдан Кырмыскалы авылының Җиңү паркында Ватан Геройлары көненә багышлап үткәрелгән тантаналы митингка район хакимияте вәкилләре, оешма җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, мәктәп укучылары һәм авыл халкы югары дәүләт наградаларына лаек булучыларны искә алырга җыелды. Иң тәүдә бик күп югалтулар алып килгән сугышларда гомерләре өзелгән, хәбәрсез югалган һәм тыныч тормышта вафат булган ветераннарны бер минут тын калып искә алдылар.
Митингны муниципаль район башлыгы А.Ф.Сабиров ачты.
- Кадерле кырмыскалылар! Русия тарихында безнең геройларыбызның батырлыгы һәм изге эшләре белән тулы битләр байтак. Без тыныч һәм бәхетле киләчәк өчен көрәшкән, Ватаныбызны саклаган якташларыбызны онытырга тиеш түгел, - диде Альфир Фәрхәт улы.
Кырмыскалы һәм Архангель районнары буенча хәрби комиссар Р.Н.Гыймалов һәм районның ветераннар советы рәисе А.Л.Мөхәммәтҗановның чыгышлары да патриотлык тойгысы белән сугарылган иде.
- Һәр гомум белем бирү мәктәбендә, районның хәрби комиссариатында байтак еллар дәвамында бай материал тупланган. Бу музейларга килеп, илебезнең тарихын өйрәнегез. Үзенең тарихын белгән кеше генә җир йөзенең тынычлыгы өчен башларын салганнар алдында баш ия ала, - диде алар.
Мондый митинглар бу көнне Подлуб, Кабак, Шәйморатов һәм Ефремкино авылларында да үткәрелде.
Светлана Карпова.
Читайте нас: