Үзән
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
9 гыйнвар 2019, 13:10

Бурычың булмаса, борчу булмый

Узган атна азагында суд приставлары тарафыннан “Бурычың турында бел” дип исемләнгән акция үткәрелде. Суд приставлары хезмәтенең район бүлеге начальнигы урынбасары Азамат Нуралиев белән әңгәмә бурычлар һәм бурычлылар турында.

– Азамат Әнвәрали улы, райондагы бурычлылар турында сөйләп үтсәгез иде.

– Бүгенге көндә Кырмыскалы бүлегендә гомум 843 миллион сумлык бурыч турында 12 683 башкару эше бар. Аларның күп өлеше – түләнмәгән кредитлар – 489 миллион сумлык 3 345 башкару эше. ЮХХДИ штрафлары буенча да 1913 мең сумлык 2 593 эш бар.

– Димәк, күпләр кредит бурычларын түләргә ашыкмый?

– Әгәр кеше кредит буенча вакытында түләми икән, банк башкару документларын суд приставлары хезмәтенә тапшыра. Кешенең банк исәбеннән акча күчереп, бурычны түләргә мөмкин. Әгәр бурычлы кеше рәсми рәвештә эшләсә, бурычны түләү өчен хезмәт хакының 50 проценты күләмендә акча тотып калына. Кешенең банктагы исәбенә яки милкенә арест та салынырга мөмкин. Йортына баргач, бурычлы кеше ишекне ачмый икән, без аны ачтырып керергә, ул качып йөресә, эзләү турында игълан бирергә хокукыбыз бар. Моңардан тыш, кешенең бурычы 30 мең сумнан артып киткән очракта, чит илгә чыгуны чикли дә алабыз.

– Шәхсән мин үзем юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен штрафны шунда ук түлим. Аны вакытында түләмәгәннәрне нинди җәза көтә?

– ЮХХДИ штрафын түләү өчен 70 көн бирелә. Әгәр шул вакыт эчендә түләнмәсә, без аны мәҗбүри рәвештә юллап алабыз. Кредитын вакытында түләмәүчеләргә шундый ук чара күрелә. Моңардан тыш, бер кешенең уннан артык штрафы бар икән, ул водитель таныклыгыннан мәхрүм ителә. Шул сәбәпле, бер ел эчендә генә 30 водитель таныклыктан “колак какты”.

– Азамат Әнвәрали улы, бәлки, кеше бурычы барлыгын белмидер. Әйтик, бу турыда аңа белдерү кәгазе килеп җитмәгәндер. Бурычларың булу-булмау турында кайдан белергә?

– Русиянең Федераль Суд приставлары хезмәте сайтында “Башкару эшләренең мәгълү­матлар банкы” сервисы бар. Моның өчен Яндекста яки “Русиянең Федераль Суд приставлары хезмәте” мобиль кушымтада исем-шәрифләреңне яки шәхси эшкуарлык турында мәгълүматны җыеп, бурычың булу-булмау турында белергә мөмкин. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, эшкә урнашканда эш бирүчеләр безнең мәгълүматлар базасы аша хезмәткәр турында белә ала. Әгәр кешенең бурычы булса, ул аны эшкә алмаска мөмкин. Кредит алганда да банклар иң тәүдә безнең мәълүматлар белән таныша.

– Димәк, бурычлардан җиңел генә котылып булмаячак.

– Әлбәттә. Безнең һәм башка органнар белән бер­лектә коммуналь түләүләр, газ, су һәм элект уты, салым һәм штрафлар буенча бурычларны юллау буенча рейдлар үткә­релә. Бурычлар вакытында түләнсә, сез дә тыныч йокларсыз, без дә комачауламабыз.

Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА әңгәмәләште.
Читайте нас: