Район прокуроры урынбасары Алексей Николаевич Петровка яраткан һөнәренә ия булу өчен тырышлыкны эшкә җигәргә, бихисап киртәләрне үтәргә туры килә. Шуңа да һөнәре аңа аеруча кадерле.
- Прокурор булам, дигән ныклы карарга 9нчы сыйныфта укыган чакта килдем, – дип хәтерли Федоровка районында туып-үскән Алексей Николаевич.
Әтисе колхозда шофер булып эшләсә, әнисе мәктәптә җыештыручы була. Малай әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә ярдәм итеп, мал-туар карашып үсә, хәтта сыер да саварга да өйрәнә. Әмма авыл кешесенә җиңел булмавын, өстәвенә, акча җитмәвен белеп-күреп үскән үсмер егет авылда калу теләге белән янмый. Белем алырга, кул белән түгел, ә акыл эшчәнлеге белән икмәк табарга өйрәнергә омтыла һәм Урал дәүләт юридик академиясенә укырга керә.
- Авылдан килгән гади малайга тәүдәрәк авырга туры килде, әмма тиз генә өйрәнеп киттем. Төркемдәге егет һәм кызларның тату булуы, бер-беребезгә терәк булуыбыз ярдәм итте. Студент еллары акчаның кадерен белергә өйрәтте. Укуы авыр булса да, буш вакытта автостоянкада сакчы булып та эшләргә туры килде. Барлык тырышлыкларын мине укытуга багышлаган әти-әниемә рәхмәтлемен, - ди Алексей Петров.
Биш ел сизелми үтеп тә китә. Кулына диплом алган, эшкә сусаган яшь белгеч республика прокуратурасының кадрлар бүлегенә килә, әмма монда аны колач җәеп каршы алучы булмый. Баксаң, тәүдә күпмедер вакыт тирәсе стажировка үтәргә, ягъни бушлай эшләргә кирәк икән. Студент елларында акчасызлык үзәгенә үткән егет моңа риза булмый. Ул Стәрлетамак шәһәренә Федераль җәзаларны үтәү хезмәтенә офицер да түгел, рядовой булып эшкә урнаша.
- Шул вакытта идарәлеккә килгән прокурорларны күреп, аларга сокланып карап торганым исемдә калган, - ди ул.
Бераздан Алексей Николаевичны Тикшерү комитетының Авыргазы районындагы бүлегенә тикшерүче итеп тәгаенлиләр. Белгеч монда да сынатмый. Җитмәсә, Федераль җәзаларны үтәү хезмәтендә алынган тәҗрибә, университетта алынган белем дә ярдәм итә. Эш күп булганлыктан, кабинетта кунып калган вакытлары да аз булмый. Шулай да тырышлык үзенекен итә - үзен яхшы яктан гына күрсәткән белгечне башкаланың Октябрь районына прокурор ярдәмчесе итеп эшкә чакыралар. Ә 2014 елдан инде ул безнең районда әлеге вазыйфаны башкара.
- Эшчәнлегемнең төп юнәлешләренең берсе – гражданнарның хокукларын яклау, коррупциягә каршы көрәшү, халыкның мөрәҗәгатьләре буенча эшләү. Ялулар күбесенчә хезмәт мөнәсәбәтләренә, эш хакын вакытында түләмәүгә бәйле. Коррупцион җинаятьләр дә булып тора. Гомумән, Кырмыскалы районында халык тыгыз урнашканлыктан, бурычлар да җитәрлек. Эшебез җиңел түгел, әммә һөнәремне нык яратам, шуңа аның авырлыгы сизелми.
Мөмкинлектән файдаланып, хезмәттәшләремне һәм прокуратура ветераннарын һөнәри бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм, ныклы сәламәтлек һәм эшләрендә уңышлар телим, - ди үз эшенең барлык нечкәлекләренә төшенеп, армый-талмый законга фидакарь хезмәт итүче Алексей Николаевич.
Прокуратура эшчәнлеген, бихисап бурычларны гомумиләштергәндә, кыскача гына “кешеләргә хәвефсез тормыш булдыру” дип тә әйтергә мөмкин. Әмма шул сүзләр артында – үз һөнәренә мөкиббән киткән Алексей Петров кебек хезмәткәрләрнең тырыш хезмәте ята.
Фирүзә Рәхмәтуллина фотосы.
Законнар үтәлешен тәэмин итеп
Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйм.
Җиңел булмаган хезмәтегез белән сез дәүләт һәм җәмгыять мәнфәгатьләрен, гражданнарның хокукын һәм азатлыгын ышанычлы саклыйсыз, Конституция һәм илебез законнарның үтәлешен тәэмин итәсез.
Муниципаль район хакимияте һәм авыл биләмәләре белән тыгыз хезмәттәшлегегез нормаларның һәм законнарның үтәлеше өлкәсендә уңай нәтиҗә бирә.
Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет, Ватаныбызга хезмәт итүдә уңышлы эшләр телим.
А.Сабиров, муниципаль район хакимияте башлыгы.