Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
11 гыйнвар 2019, 12:19

“Һөнәрем - минем яшәү рәвешем”

Журналистика - җайлап кына тормыш рәвешенә әверелә барган күңел халәте, диләр. Бәлки, балачагыннан укытучы булырга хыялланган Эльвира Ямалетдинова да кайчандыр язмышын бу һөнәр белән бәйләрмен, дип уена да китермәгәндер.

Эльвира Вәкил кызы бормаланып аккан ямьле Агыйдел елгасы буенда урнашкан Иске Шәрәй авылында туып-үскән. Урындагы мәктәпне тәмамлау белән балачак хыялын тормышка ашыру теләге аны Башкорт дәүләт университетының филология факультетына алып килә. Читтән торып уку белән берлектә хезмәт юлын да башлап җибәрә – Үтәгән урта мәктәбенә рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшкә урнаша. Соңыннан туган мәктә­бенә эшкә кайтып, берничә ел үзенең укытучылары ярдәмендә тәҗрибә туплый. 2000 елда ул 1нче санлы Кырмыскалы урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып килә. Биредә җиде ел эшләгәч, аны район гәзите редакциясенә чакыралар. Баш мөхәррир Эльза Саттарова аңа мөхәррир урынбасары вазыйфасын тәкъдим итә. Башта зур кызыксыну хисе биләп алса да, уйга кала. “Язмышымда шундый кискен борылыш ясап дөрес эшлимме? Кулымнан килерме?”дигән сораулар тынгы бирми. Ләкин тиз арада эшнең җаена төшенә һәм җиңел генә коллективка кереп китә. Менә инде уникенче ел район гәзитендә хезмәтен дәвам итә һәм бу өлкәне сайлавына бер дә үкенми.

- Эшемне бик яратам. Аның асылына, барлык нечкәлекләренә төшендергән нәсыйхәтчеләремә – Эльза Абдулхак кызы Саттаровага, Тәлгать Фәрит улы Мөхәммәтҗановка, Рәшидә Рәхимҗан кызы Хәбибуллинага һәм башкаларга чиксез рәхмәт­лемен, - ди хезмәттәшем.

Чынлап та, гәзит эшенең балык нечкәлекләрен баштан башлап өйрәнергә туры килә аңа. Кызыксынучан булуы, һәркем белән тиз арада уртак тел табуы, эшсөярлеге эш башлаганда ярдәмгә килә. Бу сыйфатларын ул бүген дә югалтмаган, алар аңа күпкырлы материаллар язарга ярдәм итә дә инде.

Узган елда Эльвира Вә­кил кызы “БРның иң яхшы муниципаль берәмлеге” республика конкурсында катнашып, “Урындагы үзидарә үсеше мәсьәләләрен яктырткан иң яхшы журналист” номинациясендә өченче урынга лаек булды. Җәмәгать эшләреннән дә куркып тормый ул. Муниципаль район хакимияте каршындагы Җәмәгать советы рәисе урынбасары, Кырмыскалы авыл биләмәсе хатын-кызлар советы әгъзасы.

Ә йортында ул гади хатын-кыз – сөекле тормыш иптәше, хәстәрлекле әни. Тормыш иптәше Илдар Ринат улы белән 18 ел тату гомер кичерәләр. Ике уллары, бер кызлары бар. Илнар, Ильяс һәм Назгөл әти-әниләрен үзләренең уңышлары белән куандырып торалар: яхшы укыйлар, спорт белән шөгыльләнәләр, олимпиадаларда һәм конкурсларда катнашалар.

13 гыйнварда һөнәри бәйрәме белән берлектә Эльвира Вәкил кызы туган көнен дә билгели. Шулай туры килгән икән, димәк язмышын ул журналистика белән юкка бәйләмәгән.

Милена Шәймәрдәнова.


Мөһим мәгълүмат чыганагы

Район гәзитләре редакциясе коллективын Русия матбугаты көне белән чын күңелдән кайнар котлыйм.

Район басмасы сигез дистә елдан артык күпмилләтле район тормышында мөһим роль уйный. Өч телдә чыккан гәзит район өчен зур казаныш, төрле темаларны яктыртучы мөһим мәгълүмат чыганагы ул. Район журналистлары социаль, мәдәни, икътисадый проблемаларны актив яктыртып, җәмәгатьчелек төзүдә һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүдә зур өлеш кертә. Киләчәктә дә район басмалары изге йолаларга тугры калыр, райондагы иҗтимагый-сәяси тормышта актив катнашыр, элекке буыннарның күпьеллык тәҗрибәсен дәвам итәр, дип ышанам.

Сезгә һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм иҗади уңышлар телим.

А.Сабиров, муниципаль район хакимияте башлыгы.
Читайте нас: