Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Дата
25 гыйнвар 2019, 11:26

Иң гүзәл һәм күңелле чак

Студент елларын күпләребез сагынып искә ала. Чынлап та, конспектларны уку, имтиханнарга әзерләнү күңелле хатирәләр булып күңел түрендә саклана. С.М. Чугункин исемендәге Кырмыскалы урта мәктәбен тәмамлаган Альмир Рафиков та бу күңелле һәм кызыклы чорны файдалы итеп үткәрергә тырыша.

Мәктәптә барлык фәннәр дә Альмирга җиңел бирелә. Шуңа да 9нчы сыйныфны тә мамлау белән булачак һөнәрен компьютер белән бәйләргә карар итә һәм Уфа авиация техникумының “Информатика” факультетына документларын тапшыра. Дүрт ел укып, кулына диплом алган Альмир М.Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының һөнәри белем һәм мәгълүмати технологияләр институтына кереп, укуын дәвам итә. Хәзерге вакытта ул “Менеджментта информатика” факультетының өченче курс студенты. Альмир мәктәптә укыганда да ук барлык чараларда диярлек актив катнаша: җырлый да, бии дә. Бүген дә ул актив тормыш алып бара, яхшы укый, күп кенә конферен цияләрдә чыгыш ясый. Өстәвенә, үз факультетындагы спорт комитеты рәисе булып тора. Аның бурычы – югары уку йортында төрле спорт чаралары оештыру. Үзенең казанышлары өчен Альмир өстенлекле дәүләт стипен-

диясе ала һәм бик күп наградаларга ия.

- Шулай ук мин “Арслан” спорт клубы активисты. Узган елның җәендә без пейнтбол клубы төзедек, шулай ук әледән әле төрле форумнарга йөрибез, тәҗрибә уртаклашабыз, - ди әңгәмәдәшчем.

Барлык башлангычларында аңа әнисе Галия Асләх кызы һәм әтисе Флюр Җәүдәт улы, энесе Рәсүл ярдәм итәләр һәм аның белән чиксез горурланалар.

- Бакалавриатны тәмамлау белән магистратурада белемемне дәвам итәргә, соңын нан белгечлегем буенча эш табарга телим, - ди Альмир.

Студентлар көнендә ул сноуборд яки чаңгы алып, саф һавада курсташлары белән очрашырга планлаштыра. Альмирның сүзләре буенча, студент булуы аңа бик ошый, чөнки бу актив

үсешү һәм үз юлыңны табу чоры. Без барлык студентларны да чын күңелдән котлыйбыз һәм уңышлар телибез.

Милена Шәймәрдәнова.
Читайте нас: