Үзән
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
8 февраль 2019, 11:33

Башкортстан – дуслык иле, һәрбер милләт –аның гөле

Шул көннәрдә Бозаяз авыл мәдәният йортының үзешчән сәнгать осталары Башкортстанның 100 еллыгына багышланган эстафетаны Иске Муса авыл Советы авыл биләмәсенә тапшырды. Авыл халкы кунакларны ачык йөз һәм икмәк-тоз белән каршы алды. Бу уңайдан мәдәният йортының фойесына башкорт халкының гореф-гадәтләрен, көнкүрешен чагылдырган бик матур күргәзмә оештырылган иде.

Шул көннәрдә Бозаяз авыл мәдәният йортының үзешчән сәнгать осталары Башкортстанның 100 еллыгына багышланган эстафетаны Иске Муса авыл Советы авыл биләмәсенә тапшырды. Авыл халкы кунакларны ачык йөз һәм икмәк-тоз белән каршы алды. Бу уңайдан мәдәният йортының фойесына башкорт халкының гореф-гадәтләрен, көнкүрешен чагылдырган бик матур күргәзмә оештырылган иде.
Чарада район хакимияте баш­лы­гының социаль мәсьәлә­ләр буенча урынбасары Флизә Макеева, Бозаяз авыл биләмәсе башлыгы Марат Мә­җитов, Иске Муса авыл биләмәсе баш­лыгы Илмира Галиәхмәтова, район­ның мәдәният бүлеге начальнигы Гөл­нара Әминева катнашты.
Илмира Әнвәр кызы җыелу­чыларны сә­ламләп, бу эстафета һәр кешенең тормышында күңелле мәл буларак хәтердә калсын, яңа талантларны ачсын, дуслар һәм фикердәшләр табарга мөмкинлек бирсен, халык рәхәтләнеп ял итсен, диде.
Район башлыгының социаль мәсь­әләләр буенча урынбасары Флизә Макеева кереш сүзендә Башкортстанның күп халыклар өчен уртак йорт булуын ассызыклады.
- 100 ел буе безнең республика Русия­нең ышанычлы һәм ныклы төбәге булды һәм төрле милләт вәкил­ләренең озак вакыт бергә гомер итү буенча уңай тәҗ­рибәсе белән аерылып тора. Хакимият орган­нарының бурычы - милләтләр арасында дуслыкны, татулыкны, иминлекне саклап калу. Бу – Башкорт­станның эзлекле үсеше нигезе, - диде ул.
- Берничә гасыр элек үк бирегә килеп төпләнгән халык­ның гореф-гадәтләре бүген дә югалмый. Бүгенге чара да Башкортстанда яшәүче халкының хезмәтенә, сәнгатенә, тарихына кызыксыну уяту, милләттәш­ләре­безгә карата хөрмәт тәрбияләү. Эстафетада куелган иң яхшы концерт номерларын Башкорт­станның юбилеена багышланган бәй­рәмдә күрәчәкбез, - диде ра­йонның мәдәният бүлеге начальнигы Гөлнара Әминева үзенең чыгышында.
Мәдәният учреждениесе, авыл Советы хезмәткәрләре, фольклор коллективы әгъзалары һәм мәктәп укучы­ларының күп көч салганы күренеп тора. Гражданнар сугышы, коллективлашу, индустриализация, Бөек Ватан сугышы, сугыштан соңгы авыр еллар, үзгәртеп корулар һәм биредә яшәүче халыкның йолаларын, көнкүрешен сурәтләгән театрлаштырылган тамаша бәй­рәмнең иң чагу бите буларак истә калыр. Чакырылган кунаклар һәм авыл халкы борынгы һәм хәзерге тормышны, туган як, илебез мәдәниятендә зур роль уйнаган тарихы белән таныша алды. Журналистика ветераны Мидхәт Рәҗәпов авыл тарихын тасвирлап сөйләп бирде.
Үзешчән артистлар күч­тәнәчкә җыр-биюләр, шигырь­ләрдән торган кызыклы программа әзерләп алып килгән. Флюр Абдиев, Гүзәл Уразбахтина, Алсу Бикмә­то­ва һәм башка­ларның моңлы җырла­рын, мәктәп укучылары башкаруындагы дәртле биюләрне тамашачылар көчле алкышларга күмде.
Чара азагында Бозаяз авыл биләмәсе башлыгы Марат Мәҗитов авылларда мәдәният учакларын сүндерми халыкны бергә туплап эш иткән һәм программаны музыкаль яктан бизәгән өчен үзешчән сәнгать осталарына рәхмәт белдерде һәм штандартны Иске Муса авыл биләмәсе башлыгы Ил­мира Галиәх­мә­товага тапшырды. Ул да, үз чиратында, халкы­бызның гореф-гадәтләрен онытмаганнары, үсеп килүче буынны мәдәнияткә, сәнгатькә җәлеп иткән, матур һәм эчтәлекле, фәһемле сүз­ләргә, җыр-биюләргә корылган программа әзерләп алып кил­гән бозаязлыларга рәхмәтен җиткерде.
Венера Магиянова.
Автор фотолары.
Читайте нас: