Агымдагы елда Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тула. Бу безнең өчен Ватан исеменнән бирелгән боерыкны ирләрчә, намус белән үтәгән егетләребезне искә алу көне.
Әйе, бу дәһшәтле сугышта күпме кан, күпме күз яше түгелде. Ә күпме ир-егетнең гомере өзелде, күпмесе гарипләнеп калды, ә күпмесе табут белән кайтарылды. Еллар үтү белән күп вакыйгалар хәтердән җуела, әмма бу гаделсез сугышның корбаннарын онытмаска, илебез өчен гомерләрен биргәннәрнең якты истәлеге алдында баш ияргә, исәннәргә хөрмәт күрсәтергә тиешбез.
Илтуган авылында яшәүче Рәфит Килдеяровка бу сугышның шаһиты булырга, дары исе иснәргә туры килә. Ул 1967 елның 1 апрелендә Рима Харрас кызы һәм Рәшит Фәйзрахман улы Килдеяровларның гаиләсендә туа. Урындагы мәктәптә 8нче сыйныфны, Иске Муса авылында 10нчы сыйныфны тәмамлый. Уфа һөнәрчелек училищесында укып йөрегәндә, 1985 елда хәрби хезмәткә чакырыла.
- Тәүдә безне Пенза шәһәрендә чик сакчылары итеп әзерләделәр, - дип башлады сүзен Рәфит Рәшит улы. - Үзбәкстанда Яшь яугирләр курсын, карантин үттек, безне атарга өйрәттеләр. Соңыннан илебезнең төрле төбәкләреннән җыелган егетләрне поездга төяп Әфганстанга алып киттеләр. Ул вакытта авыр хәрби бәрелешләрдә катнашырга туры килер, дип уема да китермәгән идем. Чик аша атлап Хайратон шәһәренә кердек. Барганда Башкортстаннан байтак егетләр бар иде, аннан безне аердылар һәм вертолет белән Кундуз шәһәренә очтык. 26 солдатны, шул исәптән ике украин, бер грузин, бер әрмән егетен, калганнары Азиядән Пули Хумрига алып киттеләр. Алар бөтенләй русча белми. Русиядән мин берүзем генә идем. Ә бер атнадан соң, укулар үткәч, Саланг перевалына очтык, - ди әңгәмәдәшчем.
Әфганстан Республикасында ул пулемет наводчигы булып хезмәт итә. Гомерләрен куркыныч астына куеп, көньяк чигендә илебезнең иминлеген тәэмин итәргә, күпме хәрби иптәшләренең гомере өзелүен күрергә туры килә.
- Арабызда әле яңа гына унсигезен тутырган егетләр дә күп иде, - дип искә ала ул. - Аларга бар яктан да яхшы әзерләнгән дошманга каршы сугышырга туры килде. Әмма берсе дә каушап калмады, киресенчә, кыюлык һәм батырлык үрнәге күрсәттеләр. Без илебез кушкан бурычны үтәдек. Әмма ул вакытта моны аңлап та бетермәдек, бугай. Әфган җирендәге сугыш кичәге малайларның ихтыяр көчен ныгытты, дуслыкның кадерен белергә өйрәтте, - дип сүзен дәвам итә ул.
Каты яралангач, аны комиссовать итәләр. Ләкин кайтып китәргә теләми ул. Хезмәтен Иран чигендәге Кизыл Атректа дәвам итә һәм туган ягына имин әйләнеп кайта.
- Хезмәттәшләребез белән әле дә аралашып торабыз, бер-беребезне бәйрәмнәр белән котлыйбыз. Ике тапкыр Украинаның Луган Халык республикасы халкына гуманитар ярдәм итүдә катнаштым. Икесендә дә үземнең машина белән бардым. Балалар бакчаларына, мәктәпләргә кирәк-яраклар алып бардык., - ди ул.
Хәрби хәрәкәтләр ветераны, яугир-интернационалист Рәфит Рәшит улы Әфганстанда күрсәткән батырлыклары өчен “Хәрби батырлыгы өчен”, “Рәхмәтле әфган халкыннан”, юбилей медальләре, бик күп Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.
Рәфит Килдеяров тыныч тормышта да югалып калмый. Туган ягына кайту белән Уфа Нефть эшкәртү заводына эшкә урнаша. Чишмә районының Ар авылы кызы Айсылу белән танышып, 1992 елда өйләнешәләр. Соңыннан әти-әнисенә якынрак булу теләге белән авылга кайталар. Уллары туа. Шәхси эшкуарлык белән шөгыльләнә башлыйлар – Уфа – Ырынбур трассасының 39нчы километрында һәм Илтуганда кибет ачып җибәрәләр. Җир биләмәсе алып, зур һәм якты йорт салып керәләр.
- 20 еллап эшкуарлык белән шөгыльләнгәч, эшебезне улыбыз Рәфилгә ышанып тыпшырдык. Ул өйләнгән - киленебез Фирүзә белән Камилла исемле кыз үстерәләр. Без аларның уңышларына куанып бетә алмыйбыз.
Җир йөзендә башкача сугыш утлары кабынмасын. Яшь егетләрнең гомере вакытсыз өзелмәсен, ата-аналарның кайгы яше түгелмәсен иде, - ди ул сүзен төгәлләп.
Әйе, бу дөньяда барыбыз да кунак кына. Тормышның әчесен татып, авырлыкларга каршы бара алган кеше генә аның һәр минутының, һәр мизгеленең кадерен белеп яши торгандыр. Язманың герое да шундыйларның берсе.