Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
22 февраль 2019, 12:01

Чәчкә ат, күпмилләтле Башкортстан!

Районда Башкортстанның 100 еллыгына багышланган “Чәчкә ат, күпмилләтле Башкортстан - тынычлык һәм изгелек иле!” фестиваль-марафоны дәвам итә. Шул көннәрдә Атҗитәр авыл Советы эстафетаны подлублылырга тапшырды.

Районда Башкортстанның 100 еллыгына багышланган “Чәчкә ат, күпмилләтле Башкортстан - тынычлык һәм изгелек иле!” фестиваль-марафоны дәвам итә. Шул көннәрдә Атҗитәр авыл Советы эстафетаны подлублылырга тапшырды.

Бер-береңә хөрмәт күрсәтеп

Район хакимияте башлыгы урынбасары Флизә Макеева үзенең сәламләү сүзендә туган ягыбызның төп казанышы – бер-берсен хөрмәт иткән күпмилләтле халкы дип ассызыклады.

Элек-электән үзләренең талантлары белән дан тоткан Атҗитәр авыл билә­мәсенең үзешчән сәнгать осталары бай программа әзерләгән. “Рәйхан” хатын-кызлар вокал ансамбленең чыгышын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Хафизә Акбашева моңлы итеп “Сарман” җырын сузды. “Кыңгыраулар” балалар халык кораллары ансамбле беркемне дә битараф калдырмады. Айнур Сань­яров­ның “Туган як” җырында туган илебезгә, туган җиребезгә карата сөю чагылды. Ә абыйсы Айрат “Дус” җыры аша һәр тамашачыга дуслар нинди булырга тиешлеген җиткерде. Атҗитәр мәктәбе укучылары башкаруындагы бию “Туган җирем, рәхмәт сиңа!” җыры белән үрелеп, фестивальнең мәгънәсен – Башкортстан Республикасы гражданины булуыбыз өчен горурлык хисен ачып салды.

Штандарт тапшырылды

Атҗитәр авыл Советы авыл биләмәсе башлыгы Гөлйөзем Уразбахтина штандартны тапшырып, җылы кабул иткәннәре өчен подлублыларга рәхмәт белдерде.

Мондый чаралар үткәргәндә һәр биләмә башлыгы педагогия коллективына таяна. Подлуб укытучылары “Әй, авылым” җыры белән үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтә алды. Ә балалар бакчасы рус биюен әзерләгән. Гөлфия Ардуганова җитәкчелегендәге “Йолдызчыклар” бию ансамбле “Варенька” биюе белән тамашачыларны таң калдырды. “Шевле” халык фольклор ансамбле җыелучыларны чуваш халкының йолалары һәм гореф-гадәтләре белән таныштырды. “Энҗеләр” вокал ансамбле “Ак каеннар” җырына яңа сулыш өрде.

Чагу җыр-биюләр

Подлуб авылында үткән фестивальне бик күп чагу номерлар бизәде. Ике авыл биләмәсе дә чарага ныклы әзерләнгән. Алып баручылар да аерылып торды. Башкорт теле укытучысы Рушан Җиһанурова белән авыл Советы депутаты Денис Заи­кин программаны ике телдә дә алып бардылар. Бәйрәмне оештыруда Чишмә авыл мәдәният йортыннан Ольга һәм Ни­колай Андреевлар, Бекет авыл мәдә­ният йортыннан – Гөлфия Ардуганова һәм Элина Вишева, Атҗитәр авыл мә­дәният йортыннан Талига Акбашева һәм Гүзәл Саньярова зур өлеш кертте.

Чара азагында башкарылган “Чәчкә ат, Башкортстан!” җырына тамшачылар да кушылды. Бу җыр юлларына күпме пат­риотлык, мәхәббәт һәм тугрылык хисләре салынган.

Марафон моның белән генә тәмам­лан­мый әле, ул район буенча сәфәрен дәвам итә.

Асия Абдиева.
Читайте нас: