Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
24 февраль 2019, 17:51

"Ватанны саклаучылар көне - батыр, ышанычлы кешеләр бәйрәме"

"Башкортостан" дәүләт концерт залында республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы җыелышта чыгыш ясады.

"Башкортостан" дәүләт концерт залында республика Башлыгы вазыйфасын вакытлыча башкаручы Радий Хәбиров Ватанны саклаучылар көненә багышланган тантаналы җыелышта чыгыш ясады.
Хөрмәтле хәрби хезмәткәрләр! Кадерле ветераннар!
Сезне, гаиләгезне, туганнарыгызны һәм якыннарыгызны Ватанны саклаучылар көне белән чын күңелдән котлыйм! Бу бәйрәм безнең өчен чын мәгънәсендә бөтенхалык бәйрәме булып тора. Ул илебезнең үткәне һәм бүгенгесе, өлкән һәм кече буыннарны, ир-егетләрне һәм хатын-кызларны, барлык русиялеләрне берләштерә.
23 февраль - хәрби хезмәткә мөнәсәбәте булган һәркем өчен үзенчәлекле көн. Минем өчен дә. Армия елларын һәрвакыт аерым җылылык белән искә алабыз. Элекке хезмәттәшләребез белән очрашабыз. Мондый көнне, ата – бабаларыбыз кебек үк, без барыбыз да үз Ватаныбызның ышанычлы уллары булуыңны, аны якларга һәрвакыт әзер торганыңны йөрәк белән аңлыйсың.
Хәрби дан көнендә без тыныч күк астында яшәү бәхете өчен Бөек Ватан сугышы ветераннарына рәхмәт белдерәбез. Илебез бөтен дөнья белән бергә киләсе елда истәлекле вакыйганы – бөек җиңүнең 75 еллыгын каршыларга әзерләнә.
Бездә тулы бер хәрби династияләр бар. Хәрби традицияләрне яшь армиячеләр, кадетлар, курсантлар лаеклы дәвам итә, аларга без зур өметләр баглыйбыз. Республиканың барлык мәктәпләрендә бу көннәрдә - батырлык дәресләре, ә музейларда өлкән буынның хәрби традицияләренә багышланган истәлекле күргәзмәләр уза.
Быел без әлеге вакытта армиядә хезмәт итүче, яки контракт буенча хезмәт итүче һәр якташыбызны Ватанны саклаучылар көне белән котладык. Хәрби хезмәткә чакырылучыларыбызның яхшы әзерлек белән аерылып торуында Русиядә иң яхшыларның берсе дип танылган республика Хәрби комиссариатының да өлеше зур.
Бу көннәрдә без илебезнең суверенитетын һәм хәвефсезлеген тәэмин итүче, халыкара терроризм белән көрәшүче кешеләрне хөрмәтлибез. Узган елда 12нче аерым инженерлык бригадасының шәхси составы Сүрия Гарәп Республикасы территориясендә җаваплы бурычлар үтәде. Русия милли гвардиясе гаскәрләренең генерал-майор Миңнегали Шәйморатов исемендәге махсус билгеләнештәге 29нчы аерым отряды берничә тапкыр хәрби операцияләрдә катнашты.
Кадерле дуслар!
Ватанны саклаучылар көне - батыр, ышанычлы кешеләр бәйрәме. Сез - туганнарыгыз һәм якыннарыгыз, үз гаиләләрегез өчен генә түгел, Башкортстан, Русия өчен дә ныклы таяныч.
Без һәм безнең буыннар Ватанны сакларга әзер булганда, илебез өстендә һәрвакыт тыныч күк булачачак, - диде ул чыгышында.
https://kiziltan.ru/byrm-beln/19236-vatanny-saklauchylar-kne-batyr-yshanychly-keshelr-byrme.html
Фото: Глава РБ сайтыннан
Читайте нас: