Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Дата
1 март 2019, 12:00

Район дәваханәсе: үткәне һәм бүгенгесе

Кырмыскалы район үзәк дәваханәсенең тарихы Уфа земство губерниясе җыелышының 39нчы сессиясендә Кырмыскалы авылында амбулатория төзү турында карар кабул ителгәч, 1913 елдан башлана.

Кырмыскалы район үзәк дәваханәсенең тарихы Уфа земство губерниясе җыелышының 39нчы сессиясендә Кырмыскалы авылында амбулатория төзү турында карар кабул ителгәч, 1913 елдан башлана.

Кырмыскалы өязара дәваханәнең тәүге табибы Мәрьям Мирсәет кызы Рәҗәпова 1914 елдан 1925 елга кадәр эшли.

Төзелешне урындагы эшчеләр башласа, соңыннан Австрия хәрби әсирләре алып бара. Амбулатория, табиблар өчен йорт, кухня, мунча, кер юу урыны һәм мәетләрне куя торган бина төзелә. Дәваханәне 1917 елда ачарга ниятлиләр.

Кырмыскалы авылында ике тапкыр “кызыллар” һәм “аклар” арасында бәрелешләр була. Шул сәбәпле дәваханә бинасы җимерелә һәм 1920 елда гына ул тергезелә башлый.

1925 елда дәваханә штаты алты кешедән – медицина учреждениесе җитәкчесе – кантон табибы Әхмәт Гәрәй улы Дәүләтов, фельдшер – Безденежных, чәчәк чиренә каршы прививка ясаучы Татьяна Матвеевна Арагвина, акушерка – Лидия, санитарка – Хәнифә һәм каравылчы Таһирҗаннан тора.

1926 елның җәендә дәваханә капиталь төзәтелеп, тәүге авыруларны кабул итә башлый. 1928 елда Белогорцев дәваханә табибы булып тәгаенләнә, ул эшләгән чорда 10 урынлык тәүге стационар ачыла.

1933 елда табиб Вагаршак Асфагзатурович Нагапетьян эшләгән чорда стационар 35 урынга кадәр зурайтыла, ремонт үткәрелә, штат арттырыла, Сахай авылында табиблык пункты, Алайгыр һәм Николаевка авылларында медицина пунктлары оештырыла.

Бөек Ватан сугышы елларында Кырмыскалы дәваханәсендә Ленинградтан эвакуацияләнгән табиблар: Мария Васильевна Ящук - 1941-1945 елларда районның сәламәтлек саклау бүлеге мөдире; Ираида Васильевна Иваницкая – окулист; Екатерина Титовна Вертлен – терапевт, Рахиль Моисеевич Раппопорт – терапевт булып эшли.

1947 елдан 1951 елга кадәр дәваханәнең баш табибы Владимир Анатольевич Скачилов районның һәм республиканың үсешенә зур өлеш керткән. Ул эшләгән чорда бер катлы агач бина төзелә һәм анда балаларны дәвалау һәм гинекология бүлекчәләре урнаша.

1954 елда хирург Юрий Викторович Евтеев килү белән, 15 урынлык хирургия бүлекчәсе ачыла, терапия бүлекчәсе амбулатория бинасына күчерелә.

1971-1977 елларда Дамир Әхмәтгәрәй улы Булатов баш табиб булып эшли. Бу чорда ике катлы стационар төзелә һәм 1973 елда ул файдалануга тапшырыла. Анда хирургия, терапия, балаларны дәвалау һәм бала тудыру бүлекчәләре урнаша.

Районның сәламәтлек саклау учреждениесенең үсешенә 1976-1987 елларда баш табиб вазыйфасын башкарган Гафур Шәкур улы Ишмөхәммәтов зур өлеш кертә. 1983 елда ике катлы туберкулез диспансеры төзелә, арытабан ул терапия бүлекчәсе итеп үзгәртеп корыла. 1985 елда сменага 600 авыруны кабул итәргә сәләтле заманча бина сафка кертелә. Бу чорда дәва­ханәне заманча диаг­ностика корылмалары белән җиһазландыру һәм автотранспорт белән тәэмин итү буенча зур эш башкарылды.

Рим Фәрит улы Шәйхлисламов ра­йонның баш табибы булып эшләгән вакытта дәваханәнең биләмәсе төзеклән­дерелде, хезмәткәрләр өчен ике фатирлы җиде йорт төзелде, йогышлы авыруларны дәвалау корпусы төзелә башлады.

Мөкатдәр Мөкатдәс улы Бикмәтов баш табиб булып эшләгән 1998-2009 елларда акушерлык бүлекчәсе бинасы төзелде. Дәваханәнең матди-техник базасы яхшыртылды.

2009-2016 елларда район үзәк дәва­ханәсенә Валерий Андреевич Буйлов җитәкчелек итте. Бу чорда “Сәламәтлек” өс­тенлекле милли проекты һәм Сәла­мәтлек саклау учреждениеләрен модер­низацияләү программалары тормышка ашырылды, заманча мәгълүмати техно­логияләр кертелде.

2016 елдан башлап район үзәк дәваханәсенә югары категорияле табиб Арсен Эрнстович Камалов җитәкчелек итә.

Марс Абдиев.
Читайте нас: