Кешелекле, мәрхәмәтле, сабыр булу, авыр чакта ярдәмгә килү – һәркемгә дә кирәк сыйфатлар. Шулай ук түземлелек, эшсөярлек кешенең кешелеклеген дә, дәрәҗәсен дә арттыра. Язмамның герое да нәкъ шундый сыйфатларга ия – Кырмыскалы авылында гомер итүче Венера Турьян кызы Моратова барлык гомерен полиграфия өлкәсенә багышлаган хезмәт ветераны, сигез балага гомер биргән олы йөрәкле ана да ул.
Венера апа тумышы белән Шәрипкол авылыннан. Ул үзе дә алты балалалы гаиләдә туып үскән – өлкән абыйсыннан соң көтеп алынган кыз. Башлангыч белемне туган авылында ала, соңыннан Урал авылындагы мәктәпнең сигез сыйныфын нәнәсендә яшәп тәмамлый. Шул ук елны, гаиләмә бераз файда булыр дип, колхозга эшкә чыга. Яшь кенә кызның хезмәт биографиясе әнә шулай башланып китә. Беренче елны чебеш караса, икенче елында бозаулар фермасына күчә. Май чүлмәге тышыннан күренә дигәндәй, яшь булуына карамастан, уңганлыгы, тырышлыгы башкарган эшенең нәтиҗәсендә ачык чагыла. Хәтта яхшы артым алганы өчен ул вакытта район комитетының беренче секретаре Н.Я.Батановтан бүләк алуга ирешә.
Район дәваханәсе ашханәсендә эшләгән чорда район гәзите битләрендә типографиягә җыючы таләп ителүе турында белдерү күреп кала һәм ахирәте белән барып килергә булалар. Кызларны куш куллап эшкә алалар. Венера Турьян кызының калган гомере урындагы типоргафия белән бәйле – биредә ул бу оешма ябылганчы, 34 ел - башта җыючы булса, соңыннан линотипистка булып хезмәт сала.
- Эш бик авыр иде. Махсус белемем булмаса да, асылына төшендем. Барлык гомерем шунда үтте. Бу уңайдан эшкә өйрәткән, һәрвакыт ярдәм итеп торган нәсыйхәтчеләрем - Динә апа Саяпова, Мәдинә апа Латыйповага аеруча рәхмәтлемен, - ди полиграфия ветераны, эшләгән елларын, хезмәттәшләрен искә алып.
Бирегә эшкә урнашып күп тә үтми, үзенең булачак тормыш иптәшен очрата. Рәшит Гали улы белән урындагы клубка кино карарга барганда танышалар. Ике-өч ел дуслашып йөриләр, хисләре сыналгач яшьләр өйләнешергә карар итәләр. Ак буранлы февраль аенда чәчләрен чәчкә бәйлиләр.
- Каенана-каената белән башта берничә ел бергә яшәдек. Аллага шөкер, бик яхшы булдылар. Тормыш иптәшемнән дә уңдым, болай булмаса, 8 бала табар идеммени?! Декрет ялын барысын бергә җыйсаң, ике елга да тулмыйдыр. Балаларымны алар карашты, - ди Венера апа, тормышындагы кызыклы хәлләргә тукталып. – Алтынчы балама авырлы идем. Вакыт җитеп бара. Авырып торсам да, эшкә киттем. Анда килеп керсәң, тиз генә китәм димә. Хезмәттәшем дә: “Венера, түз инде, әз генә калды...” – дип янымда биеп тора. Гәзитне җибәргәч кенә дәваханәгә киттем.
Күп тә узмый, типографиядә телефон шалтырый: малай бар!
Менә шулай, тормыш үз агымы белән дәвам итә. Күпбалалы гаилә буларак, өч бүлмәле фатир бирәләр. Барысы да бар, барысы җитеш. Биш малай, өч кыз – ата-ана өчен нинди бәхет, нинди байлык! Алар да әти-әниләре үрнәгендә тырыш, булдыклы булып үсеп җитәләр, һөнәр алалар, гаилә коралар. Кызганычка каршы, Венера Турьян кызына авыр сынаулар аша да үтәргә туры килә.
2005 ел авыр килде. Февраль ае аеруча, - дип сүзен дәвам итә әңгәмәдәшчем. Гаилә коруларына 30 ел тулган көнне тормыш иптәше вафат була. Шул ук елны барлык гомерен багышлаган оешма ябылып, эшсез кала. Уллары бер-бер артлы армия хезмәтенә китә. Түзсен генә ана йөрәге. Ләкин тагын да авыррак сынау алда көткән булып чыга – моннан биш ел элек игезәк кызларының берсе – Фидалия чәчкә кебек чагында якыннарын, улын-күз нурын калдырып, юл фаҗигасендә һәлак була. Бала кайгысын Ходай бер анага да күрсәтмәсен, ди Венера апа, күз яшьләрен тыярга тырышып.
Венера апаның горурлыгы да, терәк-таянычы да - балалары. Тугыз оныгы, бер туруны өчен хәстәрлекле нәнәй ул. Әле өч улы өйләнмәгән. Алар да үз гаиләләрен корып җибәрсә, күңелле мәшәкатьләр тагын артачак кына. Әнә шулай, балаларына кирәк, кадерле булуын тоеп, шуңардан яшәү көче алып гомер юлыннан горур атлый ул.