Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
15 март 2019, 11:39

Теле барның – иле бар

Башкортстанның 100 еллык юбилее уңаеннан төрле чаралар оештырылып тора. Узган атна азагында Прибельский урта мәктәбендә Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган ЮНЕСКО берләшкән мәктәпләре арасында “Башкорт мозайкасы” II Бөтенрусия фестивален ачу тантанасы үткәрелде.

Башкортстанның 100 еллык юбилее уңаеннан төрле чаралар оештырылып тора. Узган атна азагында Прибельский урта мәктәбендә Мостай Кәримнең тууына 100 ел тулуга багышланган ЮНЕСКО берләшкән мәктәпләре арасында “Башкорт мозайкасы” II Бөтенрусия фестивален ачу тантанасы үткәрелде.
Сәламләү сүзе белән баш белгеч, “Башкортстанда ЮНЕСКО бер­ләшкән мәктәпләр” челтәренең төбәк координаторы Л.М.Богуславская, “ЮНЕСКО берләшкән мәк­тәпләр челтәре”нең Кырмыскалы районындагы координаторы Г.Р. Чыңгызова, Прибельский урта мәктәбе директоры Р.М.Хисмә­туллина чыгыш ясады.
Людмила Михайловна, фес­тивальнең әһәмиятен исәпкә алып, чарага дөньяның барлык бер­ләшкән мәктәпләрен җәлеп итәргә дигән тәкъдимен кертте.
Шулай ук БР Дәүләт Җыелы­шы-Корылтай депутаты, республи­каның Язучылар берлеге идарәлеге рәисе З.А.Әлибаев аларга изге те­ләк­­ләрен җиткерде һәм күпмил­ләт­ле республика халкының тел­лә­рен саклау мөһимлеген ассызыклады һәм районның башкорт теле укы­тучыларына шагыйрә Зөлфия Ханнанова һәм шагыйрь Фәнил Бүлә­ковның китапларын тапшырды.
Халыкара һәм республика конкурслары лауреатлары - Башкорт дәүләт филармониясенең “Караван” төркеме солист-вокалистлары Марсель Котыев һәм Рөстәм Шаһбалов башкаруындагы төрле милләт җырлары чарада катнашучылар һәм кунаклар өчен зур бүләк булды. Шулай ук Прибельский авыл мәдәният йортының Ф.Ф.Өмәтколова җитәк­челегендәге фольклор ансамбле һәм урындагы мәктәп укучыларының чыгышы да барсының күңеленә хуш килде.
Фәнзилә Баемова, Прибельский урта мәктәбе укытучысы.
Читайте нас: