Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
19 март 2019, 11:27

Диңгез киңлекләре буйлап

Су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр чыдам, көчле рухлы һәм тыныч холыклы булалар. Озак вакыт иксез-чиксез диңгез асты киңлекләрен буйлау өчен шул сыйфатларга ия булу кирәктер дә.

Су асты көймәсендә хезмәт итүчеләр чыдам, көчле рухлы һәм тыныч холыклы булалар. Озак вакыт иксез-чиксез диңгез асты киңлекләрен буйлау өчен шул сыйфатларга ия булу кирәктер дә.
Дмитриевка авылында яшәүче Владимир Дмитриев та су асты көймәсендә хезмәт итү турында ишетеп кенә белми. Авыл малае ул. Ефремкино урта мәктәбен тәмамлаганнан соң Уфа шәһәрендәге һөнәрчелек училищела­рының берсенә укырга кереп, водитель-автослесарь белгечлеге алып чыга. 1982 елда хезмәткә алынганда язмышы аны ерак Владивостокка илтеп ташлар, дип ул уена да китермәгәндер. Комиссия үткәннән соң, аны гидроакустик һөнәрен үзләштерү өчен укырга җибә­рәләр, соңыннан Приморье краендагы стратегик тәгаен­ләнештәге су асты көймәсе экипажына тәгаенлиләр.
Демобилизацияләнүенә 24 ел үтүгә карамастан, Владимир хезмәт чорын сагынып искә ала.
- Ул вакытта диңгез флотында 3 ел хезмәт итәргә иде. Шул чорда ил җитәкчелеге алмашынды – Брежнев җитәкче булганда алындым һәм Горбачев булганда йортыма әйлә­неп кайттым, - ди әңгәмәдәш­чем, үткән чагу вакыйгаларны хәтереннән үткәреп.
Барлыгы дүрт тапкыр судан күтә­релмичә 90шар көн ерак сәяхәткә барырга туры килә. Су астында безнең якташыбыз азмы-күпме 16 ай хезмәт итә.
- “Автономка”да көн тәр­тибе катгый: 4 сәгать вахтада торасың, ял өчен 8 сәгать вакыт бирелә, ул вакытта сәяси дәресләр үткәрелә, фильмнар карыйбыз, китап укыйбыз. Көненә дүрт тапкыр туклыклы ашаталар, хәтта шәрап та бирәләр иде. Менюда туган якны хәтерләтеп, Карлыман­ның куертылган һәм Мәләвез­нең коры сөтләре дә булды. Яңадан әзерлек үтү өчен ике тапкыр Эстониянең Палдиски шәһәрендәге су асты флотына уку үзәгенә барган еллар ныклы хәтердә уелып калды. Биредә без Башкортстанның милли герое Салават Юлаев каторгада чакта булган казематларны да күрдек.
Миннән ярты елга соңрак килгән һәм күрше су асты көймәсендә хезмәт иткән якташым - Иске Муса авылыннан Шамил Гайфуллин белән дуслашып киттек. Әле булса аның белән аралашып-сөйлә­шеп торабыз, - ди элекке моряк.
Хезмәтен тутырып кайткач, беренче статья старшинасы эчке эшләр органнарында хезмәт итә, Сахай авылындагы “Дружба” производство хез­мәт­ләндерү базасында эшли. Ләкин хезмәт био­гра­фиясенең күп өлеше Ленин исе­мендәге колхоз белән бәйле. Анда ул газ хуҗалыгы хезмәткәре, пилорамчы, хисап буенча бригадир ярдәмчесе булып эшли, фермага мөдирлек итә...
Тормыш үз агымы белән бара. Владимир Алексеевич өйләнә, күркәм йорт салып керә. Тормыш иптәше Людмила белән ике кыз үстер­гәннәр. Әңгәмә­дәшченең сүз­ләренә караганда, Диңгез флотында хезмәт итү чагу хатирә­ләр калдыра, ә хезмәттәшләре белән дуслыгы елдан-ел ныгый гына бара.
Тәлгать Мөхәммәтҗанов.
Читайте нас: