Иртәгә, 23 март – Башкорт Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелү көне. Бу күпмилләтле русия дәүләтене өчен тарихи вакыйга – тәү тапкыр аның бер милләте автономия алды. Бу тарих акт Башкортстан өчен мөһим этап булды.1990 елның 11 октябрендә Башкорт АССРы Дәүләт мөстәкыйльлеге турында декларация кабул ителә. 1992 елның 25 февралендә Башкорт АССР үзатамасын “Башкортстан Республикасы” исеменә үзгәртә.
1992 елның 31 мартында Башкортстан Русиянең башка республикалары белән яңа Федератив килешүгә кул куя. Русия Федерациясе белән Башкортстан Республикасы дәүләт власте органнары арасында идарә итү даирәсен һәм вәкаләтләрне бүлешү турында килешү һәм аңа Кушымта республиканың арытабангы сәяси һәм социаль-икътисадый үсешендә зур роль уйнады, дип билгели белгечләр.
Нәкъ шушы документка кул кую нәтиҗәсендә Башкортстан илдәге катлаулы үзгәртеп корулар чорын артык авырлыкларсыз үтә. Федератив килешү шул чор өчен чынлап та мөһим документ була, республикага мөстәкыйльлек һәм икътисадый үзаллылык бирә.
Башкортстан – Русиянең иң үсешкән, имин, сәяси яктан тотрыклы, ышанычлы төбәкләренең берсе. Аның икътисадының барлык өлкәләре дә югары дәрәҗәдә үсешкән. Куәтле сәнәгать потенциалы, үсешкән авыл хуҗалыгы һәм төзелеш комплексы, бай табигать ресурслары, үсеш юлында булган финанс-кредит һәм фәни-техник өлкәләре белән аерылып тора.
Төбәктә 54 район, 21 шәһәр, 4532 авыл урнашкан. Аларда 100дән артык милләттән булган 4 миллионга якын кеше дус һәм тату гомер итә.
ФОТО: https://yandex.ru/images/