Туберкулез микроблары әйләнә-тирәгә авыру кеше йөткергәндә, төчкергәндә, сөйләшкәндә, төкерек кисәкчекләре белән чыга. Кеше организымына микроблар, гадәттә, сулыш юллары аша эләгә.
Үпкә туберкулезы ешрак очрый. Авыруның тәүге билгесе - температура күтәрелү. Авыру әкренләп ябыга, тирләүчән була. Тирләү бигрәк тә төнлә һәм таң алдыннан йокыдан уянганда сизелә. Авыруның башында ук каты ютәл сизелгәли, тора-бара ул көчәя һәм какырык та килә башларга мөмкин, ягъни туберкулезның актив формасы башлана. Төрле стресслар, иммунитетның какшавы, начар туклану, тәмәке һәм аракы куллану сәбәпле хәлсезләнгән организмда туберкулез авыруы бик тиз көчәеп китә.
Туберкулезның актив формасы белән авыручылар әйләнә-тирәдәгеләр өчен инфекция чыганагынына әйләнә. Кох таякчыклары үпкәдә бик тиз үрчи башлый, үпкәне җимерә һәм бронхлар аша ютәлләгәндә һавага чыга. Дөрес диагнозны флюорография яки рентген, Манту пробасы ясатып яки лаборатор юл белән белергә мөмкин. Манту пробасы балаларга һәм яшүсмерләргә һәр ел саен куела. Әти-әниләр бу прививкадан баш тартмасыннар, авыруны кисәтү дәвалауга караганда җиңелрәк булуын аңласыннар иде. Ә 15 яшьтән соң 2 елга бер мәртәбә флюорографик тикшерүне һәркем үтәргә тиеш. Бу тикшерү туберкулез авыруын гына түгел, ә үпкәдә һәм күкрәк куышлыгында булган башка авыруларны ачыкларга да ярдәм итә.
Соңгы елларда антибиотикларга бирешмәүче туберкулез турында күп сөйләнелә. Туберкулезның дәвалауга бирешмәүче бу формасы авыру дәвалауны ахырына кадәр җиткермәгәндә, табиб билгеләгән даруларны вакытында һәм дөрес кабул итмәгән очракларда килеп чыга, ягъни таякчыклар “чыныга”. Бу очракта авыруны дәвалау бик озакка сузыла, көчлерәк һәм кыйммәтлерәк дарулар кулланырга кирәк була. Шуңа күрә туберкулезны дәвалау бары тик табиб контроле астында гына булырга тиеш.
Организмның табигый каршы торучанлыгы булса, туберкулез сезнең өчен куркыныч түгел. Хезмәт белән ялны дөрес чиратлаштыру, дөрес туклану, физкультура белән шөгыльләнү, организмны чыныктыру, тәмәке һәм аракыдан баш тарту - барысы да туберкулезга каршы киртә булып тора.
Рим Шәймәрдәнов, участок фтизиатры.