Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
26 март 2019, 12:18

Яшьлеккә алып кайта

Башкортстанның 100 еллыгына багышланган “Чәчкә ат, күпмилләтле Башкортстан – тынычлык һәм изгелек иле!” фестиваль-марафоны район буенча сәфәрен дәвам итә.

Башкортстанның 100 еллыгына багышланган “Чәчкә ат, күпмилләтле Башкортстан – тынычлык һәм изгелек иле!” фестиваль-марафоны район буенча сәфәрен дәвам итә.
Район биләмәсендә яшәүче төрле милләт вәкилләренең үзара дуслыгын ныгыту, борынгы йолаларны, гореф-гадәтләребезне барлау һәм киләсе буыннарга җиткерү, милли рухи һәм әхлакый кыйммәтләребезне саклауга һәм үстерүгә юнәлтелгән бик мөһим чара, дип исәплим мин аны. Күрше авыл биләмәләре вәкилләре белән мәдәният учакларында очрашып, яңа коллективлар белән танышабыз, элекке танышларыбызны очратып, рәхәтләнеп аралашабыз. Зур бәйрәмгә әверелгән чара тамашачыларга күтә­ренке кәеф бүләк итүдән тыш, үткән­нәргә, яшьлек елларына алып кайта. Без яшьрәк вакытта да мондый чаралар оештырылып торды. Бер колхоздан икенче колхозга мәдәни программа белән йөрегән вакытлар бар иде. Ул чакларда җылы автобусларда, җылы, якты мәдәният йортларына барып керүебезне күз алдына да китерә алмый идек. Тракторга тагылган будкага утырабыз да кышкы салкыннарда, бураннарда чыгып китәбез. Безне утын ягудан җылынырга да өлгермәгән клублар каршы ала. Шулай булуга карамастан, очрашулар бик күңелле үтә, ә клублар халык белән шыгрым тулы була иде. Хәзер, Аллага шөкер, барлык шартлар да булдырылган. Ә мондый фести­вальләр тормышыбызны тагын да ямьләндереп җибәрә. Күптән түгел Шәйморатов авылында узган фестивальдә катнашып та, байтак уңай хис-тойгылар кичердем, чын-чынлап яшьлек елларына әйләнеп кайткандай булдым.
Кунакларыбыз – Сәвәләй авыл биләмәсе вәкилләре бай концерт прог­раммасы әзерләп алып килгән иде. Бишаул-Уңгар авылыннан килгән фольклор коллективының чыгышы – халык коралларында оста итеп уйнаулары аеруча күңелгә май булып ятты. Без дә бурычлы булып калмадык – моң­лы җырларыбызны, дәртле бию­ләребезне бүләк иттек.
Иске Бәбеч авылына эстафета тапшырырга барыр алдыннан ныклап әзерләнергә туры килде. Без дә сынатмадык, тамашачыларның күңелен яуларлык итеп чыгыш ясадык. Укытучылар коллективы башкаруындагы “Шәйморатов-генерал” җыры, мәдә­ният йорты каршындагы бию түгәрәк­ләрендә шөгыльләнүчеләрнең чыгышлары беркемне дә битараф калдырмады. Ә мин “Яшь наратлар” җырын баш­ка­рып, күпләрне яшьлекләренә алып кайтканмындыр, дип ышанасы килә.
Әфкать Нигъмәтуллин, Шәйморатов авыл биләмәсенең башлангыч ветераннар оешмасы рәисе.
Читайте нас: