Тәлгать Сәмәрхан улы Баязитов үз гомере эчендә күпме кешене савыктыргандыр, санап беткесез. Ләкин героебыз авыруларны дәвалап кына калмый, аның төп казанышы – район дәваханәләрендә уңайлы шартлар тудыру. Сабыр холыклы, максатына омтылучан, шул ук вакытта тыйнак холыклы кеше ул.
Яхшы укуы белән мәктәптә чакта ук башкалардан аерылып тора. Урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, Стәрлетамак педагогия институтына 10 айлык курсларга укырга керә. Соңыннан Күгәрчен егете үз районындагы Бикбулат мәктәбенә математика укытучысы булып эшкә урнаша. Ул вакытта ике өлкән абыйсы армиядә хезмәт итә, әтисе – Бөек Ватан сугышы ветеранына алган яралары тынгы бирми. Өйдә әнисе, нәнәсе, сеңлесе һәм энесе бар. Шуңа да хуҗалыктагы эшләр Тәлгать иңенә төшә. Тиздән аңа армия хезмәтенә чакыру кәгазе килә. Венгрия танк гаскәрләрендә рота старшинасы булып хезмәт итә. Демобилизацияләнеп кайтканнан соң, Семашко исемендәге Мәскәү медицина стоматология институтына укырга керә.
- Безнең төркем бик тату иде. Монда Германия, Куба, Латин Америкасыннан килгән студентлар укыды. Башкорт авылы егете - мин дә алар арасында. Кабул итү имтиханнары алдыннан Мәскәү телевидениесе хәбәрчесе килеп миннән интервью алганы хәтердә, - ди әңгәмәдәшчем.
Институтны тәмамлаганнан соң ул Кырмыскалы районында эшләргә теләк белдерә.
- Бу район миңа электән үк ошый иде, - ди Тәлгать Сәмәрхан улы. – Нәсыйхәтчем - Сәвәләй участок дәваханәсенең баш табибы Рим Ибраһимовка рәхмәтлемен. Медицина серләренә төшенергә нәкъ ул ярдәм итте дә инде – операция вакытында мине үзенең ассистенты итеп ала иде. Нинди генә операцияләр үткәрми идек! Атналар буена дежурда торган чаклар да булды. Фельдшер-акушерлык пунктларына барып, балаларны, авырлы хатыннарны кабул иттек. Рим Ибраһим улының үзенә бүләк иткән хәрби стоматология креслосын миңа биргәне исемдә. Әлбәттә, сүтеп-җыя торган бу креслоны башка авылларга да алып барып була иде. “Ашыгыч ярдәм” машинасында гына түгел, ат белән барган чаклар да күп булды, - ди әңгәмәдәшчем.
1985 елда Тәлгать Баязитовны Алайгыр участок дәваханәсенә баш табиб итеп тәгаенлиләр. Ул вакытта бу дәвалау учреждениесенең торышы мактанырлык булмый. Аңа капиталь ремонт таләп ителә, ләкин моның өчен акча җитми иде. Шуның өчен дә булдыклы баш табиб ярдәм сорап, колхозларга мөрәҗәгать итә. Ул әле булса Карл Маркс исемендәге колхоз рәисе Даян Гыйзетдин улы Халитов, Куйбышев исемендәге колхоз рәисе Әнәс Сәет улы Галиев, Ленин исемендәге колхоз рәисе Абдулхай Лотфулла улы Мөхәммәтҗанов, Жданов колхозы рәисе Рәшит Ислам улы Ждановка, сөт-консерва комбинаты җитәкчесе Владимир Петрович Смагин, шикәр заводы җитәкчесе Флюр Мөҗип улы Гайнуллинга рәхмәтле. Аларның ярдәме белән бинага капиталь ремонт үткәрелә, матди-техник база ныгытыла. Ике елдан соң Тәлгать Сәмәрхан улын Прибельский участок дәваханәсенә баш табиб итеп күчерәләр. Ул җитәкчелек иткән өч ел эчендә бина һәм казанлык капиталь ремонтлана, поликлиника төзелеше башлана. Район үзәк дәваханәсе ярдәмендә медицина учреждениесе хезмәткәрләре өчен ике фатирлы өч йорт салына. Югары нәтиҗәләргә ирешкәне өчен ул вакытта инде касаба Советы депутатын Прибельский касаба Советы башкарма комитеты рәисе итеп сайлыйлар. Ә 1991елда аны район үзәк дәваханәсе баш табибы вазыйфасына тәгаенлиләр.
Бу вакытта район дәваханәсендә тар белгечләр җитми. Шунлыктан, кадрлар эзләү башлана. Бозаяз һәм Прибельский участок дәваханәләрендә һәм Кабак табиблык амбулаториясенең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтүче өч пункт ачыла. Шәйморатов һәм Сахай фельдшер-акушерлык пунктларында район үзәк дәваханәсе филиаллары, ә үзәк дәваханәдә реанимация бүлекчәсе барлыкка килә. Медицина хезмәткәрләренең квалификациясен арттыру белән шөгыльләнә. Йогышлы авыруларны дәвалау бүлекчәсе, Чехов урамында хезмәткәрләр өчен торак йортлар төзелә, сәламәтлек саклау министрлыгы акчасы исәбенә фатирлар сатып алына, бала табу йорты төзелеше башлана.
- Ул вакытта Линия-производство идарәлеге начальнигы булып Юрий Петрович Еремин эшли иде. Бала табу йорты төзү буенча башлангычны ул хуплап чыкты һәм төзелешне башлап та җибәрә. Аны кыска вакыт эчендә төзеп тә куялар. Район халкы һәм медицина хезмәткәрләре аңа рәхмәт укып бетә алмый, - ди әңгәмәдәшче.
Героебыз “ашыгыч ярдәм”, фельдшер-акушерлык пункты хезмәткәрләре, операция, реанимация һәм башка бүлекчәләр табиблары һәм шәфкать туташларын тик мактап кына телгә ала. Районның медицина хезмәткәрләре эшли дә, ял итә дә белде. Әледән-әле конкурслар, күләмле спорт һәм мәдәни чаралар үткәрелеп торды. Район эшкуарлары - Муса Габитов, Зөфәр Яхин, Әфтах Халиков, Наил Байдәүләтов һәм Наил Баймөхәммәтов иганә ярдәме күрсәтеп, район ярашларында җиңүчеләргә һәм призерларга бүләкләр бирделәр.
- Тормыш иптәшем Фәридә миңа ярдәм итмәсә, мин мондый уңышларга ирешә алмас идем, - ди Тәлгать Сәмәрхан улы.
Фәридә Шаяхмәт кызы белән Илдар һәм Лилия исемле балалар үстерделәр, инде биш оныка һәм бер оныкларына куанып бетә алмыйлар.
- Бүген тынгысыз хезмәт эшчәнлеге белән бәйле вакыйгаларны искә алып, мин үземнең һөнәремә тугры калуымны аңладым, - диде сүзен төгәлләп язмаманың герое.