Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
9 апрель 2019, 11:03

Илебез – дуслык йорты

Гастроль туры чикләрендә, безнең районда Үзәк хәрби округның җыр һәм бию ансамбле булып китте. Район Мәдәният сараенда алар Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган концерт программасы белән чыгыш ясадылар.

Гастроль туры чикләрендә, безнең районда Үзәк хәрби округның җыр һәм бию ансамбле булып китте. Район Мәдәният сараенда алар Башкортстан Республикасының 100 еллыгына багышланган концерт программасы белән чыгыш ясадылар.
Тәүдә коллектив әгъзалары М.М.Шәйморатов исемендәге музейда булдылар, аның турында 3D фильм карадылар, тарих укытучысы В.Н.Моратшинаның легендар дивизия командирының катлаулы язмышы турында чыгышын тыңладылар һәм һәйкәленә чәчкәләр салдылар.
Концерт башланырга ярты сәгать элек район Мәдәният сарае халык белән шыгрым тулы иде. Җыр-биюләрне һәм музыкантларны безнең якташлар көчле алкышлар белән каршы алдылар.
- БР Башлыгы бурычларын вакытлыча башкаручы Радий Фәрит улы Хәбиров һәм Үзәк хәрби округ гаскәрләре командирының инициативасы буенча республиканың 100 еллыгына багышлап “Безнең йорт – Русия” дип исемләнгән программа төзергә карар ителде. Ул Русиядә барлык милләт халкының дус һәм тату яшәвен чагылдыра. Гомум көч белән, чынлап та, зур тур оештырылды. Планлаштырылган ун концертның бу сигезенчесе. Без кызыклы программа әзерләргә тырыштык һәм ул уңышлы килеп чыкты, дип уйлыйм, чөнки бар җирдә дә безне җылы кабул иттеләр, - диде ансамбль җитәкчесе А.М.Шолохов.
Үзәк хәрби округның җыр һәм бию ансамбле 1939 елда ук төзелгән. Коллектив репертуарында патриотик темага биюләр, Бөек Ватан сугышы турында җырлар тупланган. Шулай ук коллектив рус халык, Урал казакларының, үзебезнең һәм чит ил әсәрләрен, заманча лирик һәм эстрада җырларын һәм биюләрен башкара. Коллективның бурычы – туган илебезгә сөю тәрбияләү, хәрби йолаларны һәм гореф-гадәтләрне пропагандалау.
Сәламләү сүзе белән кунакларга һәм тамашачыларга муниципаль район хакимияте башлыгы А.Ф.Сабиров мөрәҗәгать итте. Үзенең чыгышында ул районның барлык өлкәләрендәге казанышлары турында сөйләде һәм халыкның тырышлыгы һәм тормыш сөючәнлеген бил­геләде.
- Русиянең бай тарихында безнең районның да өлеше булуы белән без чиксез горурланабыз. Безнең районны да игътибардан читтә калдырмавыгыз өчен рәхмәт белдерәм. Үзәк хәрби округның җыр һәм бию ансамбленең безгә килүе, чынлап та, зур бүләк. Үсеп килүче буынны патриотик рухта тәрбияләү – илебезнең уңышлы киләчәгенең нигезе. Чөнки туган илен яраткан кеше аны үстерү өчен барлык тырышлыгын салачак. Бүген 30 яшь кырмыскалылы өчен онытылмаслык мөһим көн – алар “Яшь армиячеләр” хәрби-патриотик хәрәкәт сафларына кабул ителә, - диде ул.
Арытабан хәрби-патриотик клуб әгъзаларын тантаналы шартларда яшь армиячеләр сафларына кабул иттеләр.
- Районда 200дән артык яшь армияче исәпләнә. Бүген алар тагы 30 әгъзага артты. Алар волонтерлык белән актив шөгыльләнә, эзләнү хәрәкәтләрендә катнашалар. Яңа кабул ителгән яшь армиячеләр хәрби-патриотик клуб оешмасына зур өлеш кертер, дип ышанасы килә. Аларга ныклы сәламәтлек һәм уңышлар телим, - диде “Яшь армиячеләр” район штабы начальнигы З.А.Бикбаев.
Җыр һәм бию ансамбле башкарган чагу концерт программасы беркемне дә битараф калдырмады. Өлкәннәр дә, балалар да артистларны көчле алкышларга күмде, һәр номер югары башкару осталыгы, мәдәнияте, тирән мәгънәсе белән аерылып торды. 3 сәгатькә сузылган концерт бер тында үтеп тә китте.
Шулай ук бу көнне район Мәдәният сараеның икенче катында районның эзләнү отрядлары тарафыннан табылган экспонатлардан күргәзмә оештырылды, контракт буенча хәрби хезмәткә сайлау буенча республика пункты эшләде.
Милена Шәймәрдәнова.
Автор фотолары.
Читайте нас: