Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
30 апрель 2019, 13:29

Бурыч бер – янгыннарны сүндерү

Бүген һәр минуты кадерле булган катлаулы шартларда гомерләрен куркыныч астына куеп, тиз арада хезмәт бурычларын башкаручыларның бәйрәме – Янгын сагы хезмәткәрләре көне. Янгын сагының 370 еллыгы уңаеннан 81нче янгын часте начальнигы И.Ф.Хәмитов белән очрашып, берничә сорауга җавап бирүен сорадык.

Бүген һәр минуты кадерле булган катлаулы шартларда гомерләрен куркыныч астына куеп, тиз арада хезмәт бурычларын башкаручыларның бәйрәме – Янгын сагы хезмәткәрләре көне. Янгын сагының 370 еллыгы уңаеннан 81нче янгын часте начальнигы И.Ф.Хәмитов белән очрашып, берничә сорауга җавап бирүен сорадык.

- Илдус Фаил улы, районның янгын хезмәте турында кыскача сөйләп үтсәгез иде.

- Бүген район үзәгендәге 81нче янгын частенда 26 кеше хезмәт сала. Безнең карамакта өч автоцистерна бар. Тәүлек әйләнәсе эшлибез. Хәвефсезлек сагында 4 дежур смена тора. Бер сменада биш кеше: ике водитель, каравыл начальнигы, янгын сүндерүчеләр һәм диспетчер исәпләнә. Янгын турында хәбәр алу белән дежурдагы каравыл шунда ук тиешле урынга барып җитә.

Без янгын сүндерүдә генә түгел, юл-транспорт вакыйгалары нәтиҗәләрен бетерүдә дә катнашабыз. Кысылган автомобильдән кешеләрне тартып чыгару өчен безнең гидравлик авария-коткару корылмабыз да бар. Уфа шәһәреннән коткаручылар килеп җиткәнче, моның белән без шөгыльләнә торабыз.

Шулай ук районда 16 ирекле, ягъни, һәр авыл биләмәсендә берәр янгын командасы төзелгән. Алар да, безнең кебек, янгын сүндерүдә катнашалар. Аларның унысында үзләренең янгын сүндерү машинасы бар. Аеруча Прибельский, Карлыман, Бозаяз, Кабак, Иске Муса һәм Атҗитәр авыл биләмәләренең ирекле янгын сүндерүчеләрен билгеләп үтәсем килә, чөнки алар хезмәтләндергән биләмәләр аеруча зур.

- Сменага ничә чакыру була?

- Елына уртача 70-80 янгын очрагы теркәлә. Бер сменага 11 шалтырату булган очрак истә калган. Ул 2004 елның 1 май көне иде. Янгыннарның төп сәбәбе – үләнгә ут кабып, тирә-якка таралуы. Көчле җил булганда ут торак йортларга, хуҗалык каралтыларына һәм берничә гектар мәйданга таралырга мөмкин. Кипкән үләннәрне яндыру катгый тыела, закон бозучыларга 2 мең сумнан 4 мең сумга кадәр административ штраф каралган. Агымдагы елның апрель аенда гына районда өч кешегә штраф салынды, ә бишесе үз җәзасын көтә.

- Еш кына кешеләрдән: “Янгын сүндерүчеләр сусыз килгән” – дигән сүзләрне ишетергә туры килә. Моны Сез ничек аңлатырсыз?

- Янгын автомобильләренең цистерналары һәрвакыт 5,5-5,8 кубометр сыешлы су белән тулы тора. Янгынны көчле басым белән сүндерү өчен өстәмә янгын сүндерү җайланмалары файдаланыла. Моның өчен бик күп су таләп ителә: мондый һәр җайланма секундына 3,7 литр су сарыф итә. Ягъни, цистернадагы су 7-10 минутка җитә. Шуның өчен дә һәрвакыт суны урындагы елга-күлләрдән алырга тырышабыз.

- Һөнәрегездә иң авыры нәрсә?

- Кешеләрнең, бигрәк тә, балаларның һәлак булуын күрү аяныч. Узган елда гына алты кеше янгында һәлак булды.

- Янгын часте коллективы турында сөйләп үтсәгез иде.

- Янгын сагында очраклы кешеләр булмый, дип әйтер идем. Коллективыбыз тату, бердәм. Аларның һәрберсе тәҗрибәле, инде байтак еллар эшлиләр. Хәзер хәтта гаилә бәйрәмнәрен дә алар бергә үткәрергә тырышалар.

Янгын частенда каравыл начальниклары Зөфәр Йосыпов, Рөстәм Зарипов һәм Таһир Вәлиев, водительләр Рәмил Хисаметдинов, Рәфит Хәйретдинов, Илгиз Сафинның биредәге эш стажлары 20 елдан артык. Венера Шәйдулова янгын элемтәсендә 24 ел диспетчер булып эшли. Янгын сагы ветераннары - Михаил Фидосеевич Соколов, Марат Мөхәммәт улы Уразаков, Фәез Раваз улы Мәсәгутов, Әнәс Галимҗан улы Абдюков әледән-әле безгә кунакка килеп, эшебез белән кызыксынып, тәҗрибәләре белән уртаклашып торалар.

- Янгын сагында Сез үзегез кайчаннан бирле эшлисез?

- Мин биредә 2004 елдан бирле - инде 15 ел эшлим. Белемем буенча янгын хәвефсезлеге инженеры, Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Урал дәүләт янгынга каршы хезмәт институтын тәмамладым.

- Чакырулар арасында янгын сагы хезмәткәрләре нәрсә белән шөгыльләнә?

- Ул вакытларда укулар оештырыла. Көн саен, хәтта ял көннәрендә дә 6-7шәр сәгать теоретик һәм гамәли күнекмәләр үткәрелә. Янгын сүндерелгәннән соң икенче смена белән эшебезгә анализ ясыйбыз.

- Һөнәри бәйрәмегез көнендә хезмәттәшләрегезгә нинди теләкләр теләр идегез?

- Форсаттан файдаланып, барлык хезмәттәшләремне, янгын частеның шәхси составын, ветераннарны һәм районның ирекле янгын сүндерүчеләрен янгын сагының 370 еллыгы белән кайнар котлыйм һәм ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, янгыннарның азрак булуын теләр идем. Шулай ук һәрьяклап ярдәм күрсәткәне өчер район хакимиятенә рәхмәт белдерәсем килә.

Милена Шәймәрдәнова әңгәмәләште.


Хөрмәтле янгын сагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!

Янгын сагы хезмәткәрләре көне уңаеннан ихлас котлаулар кабул итегез.

Сез тәвәккәллек, кыюлык кебек чын ир-егетләргә хас һөнәр сайлагансыз. Сезнең хезмәткә янгыннарны профилактикалау, ут чыкканда кешеләрне һәм милекне саклап калу, аларның тормышына имин шартлар булдыру эшләре буенча җаваплы бурычлар йөкләтелгән. Осталык, кыюлык, беренче чакыру белән ярдәмгә килергә әзер булу, куркыныч шартларда бердәм эшләвегез район халкында сезгә карата олы хөрмәт хисләре уята.

Авыр хезмәтегез һәм фидакарьлегегез өчен чын йөрәктән рәхмәт белдерәм, янгын сагы хезмәткәрләренә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телим.

А.Сабиров, муниципаль район хакимияте башлыгы.
Читайте нас: