Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
7 Май 2019, 12:16

Күпне күргән, күпне кичергән...

Еллар үтә, сугыш афәтен үз күзләре белән күргән кешеләр дә елдан – ел кими. Сарт-Науруз авылыннан Бөек Ватан сугышына типсә тимер өзәрлек 260тан артык ир-егет китеп, аларның 141енә генә туган якларына әйләнеп кайту насыйп була. Бүген шуларның берсе – Галиәскар абый Әминев кына исән.

Еллар үтә, сугыш афәтен үз күзләре белән күргән кешеләр дә елдан – ел кими. Сарт-Науруз авылыннан Бөек Ватан сугышына типсә тимер өзәрлек 260тан артык ир-егет китеп, аларның 141енә генә туган якларына әйләнеп кайту насыйп була. Бүген шуларның берсе – Галиәскар абый Әминев кына исән.
Галиәскар Гайфулла улы 1923 елның сентябрь аенда дөньяга килә. Шул чор балалары кебек, аның да балачагы эштә үтә. Кечкенәдән техникага тартыла ул, шуңа да тракторчылар курсларында укып кайткач, армия хезмәтенә кадәр урындагы хуҗалыкта тракторчы, бригадир ярдәмчесе булып эшли.
- Сугыш башланачагы турында сизенә идек. Безне, яшь җилкенчәкне, еш кына төнгелеккә авыл Советына дежурга куялар иде. Беребез – телефонда утыра, икенчебез нинди дә хәбәр була калса, җитәкчелеккә җиткерә, - дип хәтерли ветеран 80 еллап элек бул­ган вакыйгаларны.
Сугыш башланганда егеткә 18 яшь була. Әллә күпме яшьтәшләрен фронтка озатырга өлгерә, ә үзен һаман алмыйлар да алмыйлар. Соңрак ачыклануынча, хәрби комиссариат аның урынына, туган елларын бутап, башка авылдашын җибәргән булып чыга. Шулай итеп, хәрби хезмәткә ул 1943 елда гына алына. Күпмедер вакыт Уфа шәһәрендә булалар. Состав җыелгач, аларны эшелоннарга төяп фронтка озаталар. Ростов өлкәсенең Красный Сулин шәһәренә җиткәч, ул якташын – күрше авыл егетен очрата. Исән-имин әйләнеп кайткач очрашырга сүз куешалар. Бу шулай була да, ләкин аңа кадәр егетләргә дистә еллар, меңләгән километр юллар үтәргә туры килә. Запорожье өлкәсендә янә көтелмәгән очрашу... Бу юлы якташы каты яудан чыгып килә, ә Галиәскар үзенең тәүге, бәлки, иң соңгы явында катнашырга җыена. “Әй, туган, ут эченә керәсез!” дип әйтүеннән дә яуның бик каты баруын аңлый. Шулай да, байтак югалтуларга карамастан, Украинаның Гуляйполе шәһәрен фашистларда азат итәләр. Бу яуда Галиәскар Гайфулла улы да яралана. Җиңүне фронтовик Ру­мы­ния чигендә каршы ала. Со­ңын­нан Австрия, Германия... Туган йортына Г.Әминев 7 ел ярымнан – 1950 елның июлендә генә кайтып керә.
Туган якларына кайту белән үзенең булачак тормыш иптәшен – Авыргазы районының Ләкәнде авылы кызы Зәйтүнәне очрата. Тиздән Сарт-Науруз авылында тагын бер яшь гаилә барлыкка килә. Зәйтүнә апа белән 40 ел тату гомер кичерәләр, дүрт бала – ике ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Галиәскар Гайфулла улы сугыштан соң сатучы булып, шикәр заводында да эшләп ала. Шулай да аның хезмәт биографиясе, башлыча, Уфа шәһәренең “Мосотряд” оешмасы белән бәйле – райондагы байтак күперләрнең төзеле­шендә аның да өлеше бар.
Кызганычка каршы, тыныч тормышта да зур югалтулар кичерергә туры килә Галиәскар абыйга – тормыш иптәше һәм ике улы якты дөньядан бик иртә китеп баралар. Бүген ветеран кадер-хөрмәткә төренеп, кызы Рәзи­ләнең гаиләсендә гомер кичерә. 4 онык-оныкасы, 7 туруны да карт­әти­­ләрен уңышлары белән сөендереп тора.
Елдагыча, Җиңү көнендә ветеран гаиләсе белән Дан һәйкәленә барып, Бөек Ватан сугышы елларында Илебез азатлыгы өчен көрәшеп, яу яланнарында ятып калган авылдашларын искә алып, чәчкәләр салачак.
Эльвира Ямалетдинова.
Автор фотосы.
Читайте нас: