Үзән
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
17 Май 2019, 13:32

Исеме – халык хәтерендә

Агымдагы елда җырлар язучы шагыйрь, фронтовик, драматург, балалар язучысы, РФ һәм БРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Галимов Сәлам исемендәге әдәби премия лауреаты Ш.С.Бикколовның тууына 95 ел тула.

Агымдагы елда җырлар язучы шагыйрь, фронтовик, драматург, балалар язучысы, РФ һәм БРның атказанган мәдәният хезмәткәре, Галимов Сәлам исемендәге әдәби премия лауреаты Ш.С.Бикколовның тууына 95 ел тула.
Гади крестьян гаиләсендә туган Шәриф балачактан белемгә омтыла. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, Дәүләкән педагогия училищесында белем алып, тәүдә Салават, соңыннан Кырмыскалы районында укытучы булып эшли. Тиздән район җитәкчелеге аның оештыру сәләтен күреп, “Карлыман” совхозына сәяси бүлек начальнигы урынбасары итеп тәгаенли.
Ләкин тыныч тормышны сугыш боза. 1942 елда 18 яшьлек Шәриф хәрби хезмәткә алына. Севастополь зенит артиллериясе хәрби училищесыннан соң 3нче Белоруссия фронты составында канкойгыч сугышларда катнаша. Аның батырлыгы һәм каһарманлыгы I дәрәҗә Бөек Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары һәм “Батырлык өчен” медале белән билгеләнә. Катлаулы фронт юллары буйлап үтеп, 1944 елда ул авыр контузия ала һәм госпитальгә эләгә.
Тыныч тормышта шагыйрь-фронтовик наградаларына “Мактау билгесе” ордены өстәлә. М.Гафури исемендәге Башкорт академия драма театры сәхнәсендә куелган “Таң” пьесасы өчен Галимов Сәлам исемендәге комсомол премиясенә лаек була.
1952 елдан башлап 25 ел дәвамында”Пионер” журналы һәм “Башкортстан пионеры” гәзитләренең мөхәррире буларак, Шәриф Биккол эшендә тирән белемен һәм бай тормыш тәҗрибәсен куллана.
Шәриф Сәгадәтулла улы оста тәрҗемәче дә. Александр Пушкин, Николай Некрасов, Сергей Михалков, Семен Бабаевскийның күп кенә әсәрләре тәү тапкыр башкорт телендә яңгырый. Ә үзенең әсәрләре рус, казах, татар, үзбәк һәм башка телләргә тәрҗемә ителә.
Композитор Шамил Колбарисов белән берлектә “Мәхәббәт уты кабынганда” музыкаль комедиясен яза. 1977 елда Башкортстан китап нәшриятында Ш.Бикколның Бөек Ватан сугышы вакыйгалары, совет халкының батырлыгына багышланган “Әле яшибез икән” романы дөнья күрә. Шәриф Сәгадәтулла улының бик күп шигырьләре көйгә салына.
Шәриф Биккол 1995 елның 3 сентябрендә вафат булды һәм туган төягендә җирләнде.
Халык сөюе барлык бүләкләрдән дә кадерлерәк. Бүген районда шагыйрьнең тормыш һәм иҗади юлын мәңгеләштерү максатында байтак эшләр башкарылды: Кырмыскалы авылында һәм республика башкаласы Уфаның урамнары аның исемен йөретә. 2004 елда шагыйрьнең туган ягы – Карлыман авылында Шәриф Биккол музее ачылды.
Надежда Гогитидзе.
Читайте нас: