Үзән
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
18 июнь 2019, 11:58

Ак халатлы фәрештәләр

Медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәргә килгән Башкорт дәүләт филармониясе артисты Фәдис Ганиев алар хакында нәкъ шулай диде

Медицина хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итәргә килгән Башкорт дәүләт филармониясе артисты Фәдис Ганиев алар хакында нәкъ шулай диде
Йола буенча, июнь аеның өченче якшәмбесендә илебездә Медицина хезмәткәрләре көне билгеләнә. Бу бәйрәм көн­дәлек эшләре белән кешеләр­нең сәламәтлеген һәм гомерен саклау буенча зур эш башкарган сәламәтлек саклау хезмәт­кәрләренә тирән рәхмәт сүз­ләре әйтергә, аларга булган ихтирамыбызны белдерергә мөмкинлек бирә.
Бу бәйрәм уңаеннан район Мәдәният сараенда оештырылган тантаналы чарада район үзәк дәваханәсе коллективын район хакимияте башлыгы А.Ф.Сабиров, социаль мәсь­әләләр буенча урынбасары Ф.Н.Макеева, баш табиб бурычларын башкаручы С.Х.Камалетдинов тәбрик итте һәм иң изге теләкләрен җиткерде.
- Сез үзегезне иң изге һөнәрләрнең берсе – кеше­ләрнең сәламәтлеге турында хәстәрлек күрүгә багышлагансыз. Җиңел булмаган көндәлек хезмәтегез өчен сезгә сәхнә түреннән рәхмәт әйтә алуыма бик шатмын. Медицина хезмәткәре – ул махсус белем таләп ителгән һөнәр генә түгел, бу юлны сайлаган ке­ше изге күңеллелек, ярдәм­челлек, шәфкатьлелек кебек сыйфатларга да ия була. Соңгы елларда бездә медицина күпкә алга китте: матди-техник база ныгынды, яңа корылмалар сатып алынды, хезмәтләндерү сыйфаты яхшырды. Ләкин шулай да табибларның һөнәри осталыгы, дөрес эш итүләре, авыруларга карата игътибары иң мөһиме булып кала, - диде Альфир Фәрхәт улы тантана сәбәпчеләренә сәламәтлек, бәхет, иминлек, изге эшлә­рендә уңышлар теләп.
Шулай ук бу көнне сайлаган һөнәрләренә тугры калган, дистә еллар дәвамында кеше­ләрнең сәламәтлеген кайгырткан хезмәткәрләрне бүләкләү дә чарада дулкынландыргыч мизгелләренең берсе булгадыр. Шулай, поликлиника мөдире З.Җ.Ханнанова «РФнең сәла­мәтлек саклау отличнигы» билгесенә һәм акчалата пре­миягә, Алайгыр табиблык амбулаториясе мөдире В.Х.Нургудин РФнең Сәламәтлек саклау министрлыгы Мактау грамотасына, стоматология бүлеге мөдире Р.Р.Якупова РФ Сәламәтлек саклау министр­лы­гының Рәхмәт хатына лаек булдылар. Кабак табиблык амбулаториясенең гомум практика табибы шәфкать туташы М.И.Әсәдуллина, табиб-психиатр Г.А.Байдәүләтова, Прибельский участок дәваханәсе табиб-хирургы шәфкать туташы Т.И.Кулимбәтова, хирургия бүлеге шәфкать туташы Н.К.Төхвәтуллина «БРның сәламәтлек саклау отличнигы» билгесе белән билгеләнделәр. Шулай ук бу көнне БР Сәла­мәтлек саклау министрлыгы һәм муниципаль район Советы Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән 30дан артык медицина хезмәт­кәре бүләкләнде.
Котлау сүзләре белән хез­мәттәшләренә баш табиб бурычларын башкаручы С.Х.Ка­малетдинов та мө­рәҗәгать итте. Салават Хәниф улы Башкортстан Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Р.Ф.Хә­бировның тәбрикләү сүзләрен җиткерде.
Тәбрикләү, рәхмәт сүзлә­реннән тыш тантана сәбәп­челәренә Башкорт дәүләт филармониясе артистлары катнашлыгында бай концерт программасы да әзерләнгән иде. БРның халык артисты Фәдис Ганиев, БРның атказанган артсткасы Лилия Биктимерова, Лилия Ишемьярова, халыкара һәм республика конкурслары лауреаты Рифат Шәрәфет­динов моңлы җыр­ларын бүләк иттеләр. БРның халык артисты Халит Фатыйхов - баян, БРның атказанган артисты Азат Бикчурин курай моңнары белән залда утыручыларны таң калдырдылар. Рөстәм Гандә­ли­фов биегәндә күңелләр җилкенерлек булды.
Чара ахырында Ф.Н.Макеева артистларга рәхмәт сүз­ләре җиткереп, залга җыелган медицина хезмәткәрләренә мөрәҗәгать итте.
- Бүген залда көчле рухлы, чыдамлыкка ия, шул ук вакытта зур йөрәкле кеше­ләр җыелган. Сез район халкының сәламәтлеген ныгытасыз. Ә сәламәт кеше – бәхетле кеше. Ул, үз чиратында, имин гаилә кора. Димәк, залда районыбыз иминлеге һәм тотрыклыгын булдыручы кешеләр җыелган. Сез кылган игелек-изгелекләр, һичшиксез, үзегезгә дә әйләнеп кайтачак. Рәхмәт сезгә! - дигән теләк­ләрен җиткерде Флизә Наил кызы.
Светлана Карпова.
Читайте нас: