Үзән
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Дата
2 июль 2019, 11:35

Сез – безнең киләчәгебез

Йола буенча, Кырмыскалы авылында көч-дәртләре ташып торган актив яшьләрнең бәйрәме үткәрелде.

Йола буенча, Кырмыскалы авылында көч-дәртләре ташып торган актив яшьләрнең бәйрәме үткәрелде.
Район хакимияте башлыгы урынбасары Ф.Н.Макеева аларны бәйрәм белән котлап болай диде:
– Яшьлек – яшьнәп яши тор­ган күңелле чак. Егет һәм кызларга мө­рәҗәгать итәм, сез – безнең киләчәгебез. Без сезгә зур өметләр баглыйбыз, сез - өлкән буынның алмашчысы. Белем алыгыз, актив булыгыз, сәламәт тормыш белән яшәгез! – диде Флизә Наил кызы.
Ул шулай ук яшьләр хәрәкәте активистларына бүләкләр тапшырды. Николаевка авыл Советы хакимиятенең яшьләр эше буенча беренче категорияле белгеч Надежда Кобякова, “Яшьлек” яшьләр үзәге директоры Виктория Истратова, “Яшьлек” яшьләр үзәге педагог-психологы Флорида Самиковага БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгыннан Мактау грамотасы тапшырды. Район хакимиятенең яшьләр эше буенча баш белгече Айгөл Ибраһимова, Прибельский авыл Советының яшьләр эше буенча белгече Елена Янтураева, Бозаяз авыл Советының яшьләр эше буенча белгече Эльвира Байбулатова, Подлуб авыл Советының яшьләр эше буенча белгече Инна Исәнголова, “Яшьлек” яшьләр үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы Наталья Григорьева БР Спорт министрлыгыннан Рәхмәт хаты алды.
“Ел гаиләсе” Бөтенрусия конкурсы­ның муниципаль этабында җиңүче гаиләләр дә билгеләп үтелде. Шулай, “Йолаларны саклаучы гаилә” номина­циясендә Суык Чишмә авылыннан Евгений һәм Людмила Васильевлар, “Яшь гаилә” номинациясендә Олыкүл авылыннан Артур һәм Гөлнара Сафиннар, “Авыл гаиләсе” номинациясендә Кабак авылыннан Айдар һәм Руфина Әхмәди­евлар җиңүче дип танылды.
Чараны оештыручылар кунаклар өчен бай программа әзерләгән. Биредә уен һәм иҗади мәйданчыклар эшләде. Кечкәйләр дартц уйнаса, өлкәнрәкләр винтовкадан атып карый, гер күтәрүдә көчләрен сынап карый алды. Армрестлинг кебек ир-егетләр спортында кызларның ярышы аеруча кызыклы килеп чыкты.
Төрле авыл Советларыннан килгән во­лонтерлар командалары Яшьләр кө­нендә наркотикларга каршы акция үткәрде: мәйданда агитация плакатлары белән үттеләр һәм листовкалар тараттылар.
– Безнең волонтерлар районда үткә­релгән барлык акцияләрдә, авылның җәмәгать эшләрендә актив катнашалар, өлкән яшьтәгеләргә ярдәм күрсәтәләр, һәйкәлләрне тәртиптә тоталар. Бүген без сәламәт тормыш өчен чыгыш ясарга килдек, - ди Прибельский авыл Советының яшьләр эше буенча белгече Елена Янтураева.
Бер үк вакытта талантлылар һәм “Җәй патшабикәсе – 2019” матурлык конкурслары үткәрелде. Анда катнашучы кызлар бәйрәмнең бизәгенә әверелде. Катнашучы кызлар арасында “Мисс Башкортстан” конкурсы финалисткасы Камилла Газизова, “Далан” ансамбле биючесе Эвелина Сафина, олимпиадаларда катнашучы, “Чакыру җибәрү” әдәби конкурсында җиңү яулаган Рената Харисова һәм башкалар бар иде. Ләкин талантлы һәм сылу Милана Яковлева җиңүче дип танылды һәм аңа “Җәй патшабикәсе” коронасы тапшырылды.
Шулай ук спорт ярышларында һәм “Мин сәламәт яшәү яклы” фотоконкурсында җиңүчеләр дә бүләксез калмады. Кичә азагында Бөре шәһәреннән килгән “Асачи” һәм рэп-төркемнәре чыгыш ясады, тамашачылар өчен утлы шоу программасы күрсәтелде. Чара салют белән тәмамланды.
Әлфия Әхмәдуллина.
Автор фотолары.
Читайте нас: