Бормаланып аккан ямьле Агыйдел елгасы ярында урнашкан Иске Шәрәй авылы гүзәл табигате белән генә түгел, шунда туып-үскән һәм оя корып, гөрләтеп яшәүче, тырыш хезмәтләре белән авылдашларының ихтирамын яулаучы гаиләләре белән дә матур. Дистә еллар дәвамында кулга-кул тотынып атлаучы парларга зур хөрмәт белән карасак, яшь тырыш гаиләләр чиксез соклану хисе уята. Сүзем шундыйларның берсе – Регина һәм Илгиз Мөлековлар турында.
Үзләре яшь булуга карамастан, нинди дөнья корганнар! Гаиләнең ни дәрәҗәдә тырыш булып, тату яшәвен билгеләү өчен аның йорт-җире, каралты-курасына күз салу да җитә, диләр бит. Аларның уңганлыгы урамнан үк күзгә ташлана.
Регина белән Илгиз икесе дә 1985 елның салкын кыш айларында шушы авылда туып, бергә уйнап үсәләр. Күрше урамнарда гына яшәгәч, бер-берсен кечкенәдән яхшы беләләр. Ләкин мәхәббәт чаткылары яшьләрнең йөрәгендә соңрак кабына. Дуслыклары мәктәп елларында да дәвам итә. Мәктәпне тәмамлагач, Илгиз эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә, ә Регина балачак хыялын тормышка ашыру нияте – укытучы булу теләге белән Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. Читтән торып белем алган кыз шул ук елда районның Пионерлар һәм укучылар йортына эшкә урнашып, түгәрәкләр алып бара.
Хисләре елдан-ел сыналып килгән яшьләр 2006 елның август аенда өйләнешергә карар итәләр. Ике елга якын Илгизнең әти-әниләре белән бергә яшәгәннән соң, тәүге сабыйлары туган Мөлековлар үз почмагын булдыруны кайгырта башлый. Ләкин йортны алар фәкать туган авылларыннан гына эзли. Аларның бәхетенә, шул ук урамда йорт сатыла. Шунда төпләнә дә алар. Бүген аны танымаслык итеп үзгәртеп беткәннәр: янкорма төзегәннәр, заманча материал белән тышлаганнар, эчендә дә барлык уңайлыклар булдырганнар. Тормышларына ямь өстәп тагын ике сабыйлары – 2010 елда кызлары Гөлназ һәм 2013 елда уллары Илназ дөньяга килә. Бүгенге көндә гаилә башлыгы Илгиз Таһир улы “Уралмостстрой” оешмасында вахта ысулы белән эшләп йөри. Ул эштә булганда барлык хуҗалык мәшәкатьләре урындагы мәктәптә татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшләүче Регина Ринат кызы һәм балалар иңенә ята. Ике сыер, башмак, бозау, ә кош-кортны әйтеп торасы да юк. Өстәвенә, зур бакча һәм хәтта умарта да тоталар. Бу мавыгулары уртак хәзер аларның. Умарта тоту Илгизнең теләге булса да, тора бара Регина да аның белән ныклап кызыксына башлый. Ә бүген ул умартачылык эшенең барлык нечкәлекләрен белә.
Менә шулай эш эчендә кайнап яши авыл яшьләре. Аларны кыенлыклар да, авырлыклар да куркытмый. Чөнки тырыш булганда проблемалар үзләреннән үзләре юкка чыга, ә үз хезмәтеңнең нәтиҗәсен татып күңел шатлана. Мондый гаиләләрдәге балалар да, гадәттә, кул арасына иртә керә, әти-әнисенең ярдәмчесе булып үсә. Үзләренең дә, балаларының да буш вакытлары юк диярлек. Мәктәптән соң төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәләр. Регина Ринат кызы балаларын күрше Прибельский авылындагы мәдәният йорты каршында эшләүче җыр һәм бию түгәрәкләренә йөретә. Үзе дә кызлары белән бергә Сахай, Прибельский авыл биләмәләрендә узган барлык мәдәни чараларда актив катнаша.
Регина белән Илгиз кебекләргә сокланмый мөмкин түгел. Андыйларга карата хөрмәт тә ихтыярсыз туа. Алдагы көннәрдә иңне иңгә куеп, үз көчләре белән булдырган тормышларына сөенеп, авылыбызга җан өреп яшәргә язсын.