Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
11 гыйнвар 2021, 13:05

11 гыйнвар – Бөтендөнья “Рәхмәт” көне

Бер рәхмәт мең бәладән коткара, ди халык.

Чыннан да, телебездә "Рәхмәт"тән дә ешрак әйтелә торган абруйлы, дәрәҗәле сүз юк. Аны әйтергә сәбәп чыккан саен кабатлыйбыз. Әдәплелек әнә шулай арзан тора, ләкин бик кыйммәт бәяләнә бездә. Бер рәхмәт мең бәладән коткарыр, диләр бит. Ул сүзне ишеткәч, күңелләр күтәрелеп, җаннар рәхәтләнеп китә. "Рәхмәт" ниндидер тылсымлы көчкә дә ия, ахры. Шулай ук рәхмәт сүзләренең тылсымлы үзенчәлекләре бар дигән фикер дә яшәп килә, тик аларны кеше ачулы вакытта әйтергә ярамый. Чөнки чиста йөрәктән чыкканы гына чын рәхмәт булып тора.
Рәхмәтнең күпме торганын күзаллау өчен, борын заманда берәүнең үзенә яхшылык эшләгән кешегә: "Рәхмәт" сиңа күбрәк булыр",- дип, атын биреп җибәрүе турындагы гыйбрәтле хикәятне искә төшерү дә җитә. Ягъни рәхмәт ат бәясеннән кыйммәтрәк булып чыккан.
Тормышта язылмаган кануннар җитәрлек. Шуларның берсе - рәхмәт хисе белән бәйләнгәне миллионлаган кешеләр тәҗрибәсендә расланган. Асылы шул: үзеңнең тирә-юнендәгеләргә никадәр илтифатлырак булсаң, тормышында да күбрәк уңасың.
Дөрес, арабызда, рәхмәтне кесәгә салып булмый, диючеләр дә очрап куя. Ләкин кулыбыздан килә, мөмкинлегебез бар икән, ник игелек кылмаска?! Ничек кенә булмасын һәрберебезнең дә бит ихлас рәхмәт сүзләрен ишетәсе килә. Бер рәхмәт мең бәладан коткара, дип юкка гына әйтмәгәннәр. Ә бәлаләр бит адым саен сагалый...
Эльвира Ямалетдинова.
Фото: Pixabay.com
Читайте нас: