Үзән
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
13 гыйнвар 2021, 14:15

Бүген безнең көн!

13 гыйнвар – Русия матбугаты көне.

Бүген Русиядә матбугат көне билгеләнә. Шул өлкәдә – басма һәм электрон матбугатта эшләүче барлык танышларыгыз, дусларыгыз булган журналистларны, мөхәррирләрне, фотографларны тәбрикләи аласыз.
Бу дата очраклы рәвештә сайланмаган. Нәкъ шушы көнне Петр патша җитәкчелегендә “Ведомости” – Русиядә беренче гәзит нәшер ителә башлаган.
Башкортстанда йөздән артык матбугат нәшер ителә. Сез аларның күбесе белә яхшы ук таныш. Шуңа күрә, бүген гәзит-журналлар белән тугры дуслыкта кала белүче укучыларыбыз белән бәйрәмнең мәгънәсе белән уртаклашабыз.
Матбугат – ул тормыш сулышы, бүгенге яңалыклар; үткәннәргә сак караш; киләчәккә уй-ниятләрне, яшәешнең торышын, агышын белдереп торучы бик мөһим өлкә. Матбугат – яшәеш пульсы. Матбугаттан аерылмагыз, дуслар! Бәйрәмебез белән!

Автор : Тухватуллина Алсу
Чыганак: Башинформ
Фото: pictureholiday.ru
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/k-n-z-k/B-gen-bezne-k-n-630489/
Читайте нас: