Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
15 гыйнвар 2021, 11:46

“Изге эшләр башкару - үзе бәхет”

Кырмыскалы авылында яшәүче Ришат Яппаров нәкъ шулай диКыш җитү белән тимераякта шуу кырмыскалылар өчен ял итүнең иң популяр төре исәпләнә. Ул дуслар белән вакытны бергә күңелле итеп үткәрү һәм шул ук вакытта спорт белән шөгыльләнүнең иң яхшы ысулы. Ләкин “Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексындагы шугалакта шуганда бозның нишләп шулай тигез һәм сыйфатлы булуы турында без беркайчан да уйлаганыбыз юк. Ә боз кою күп көч таләп итә һәм ул өч атна тирәсе вакытны ала.

Ришат Рифхәт улы Яппаров “Яшьлек” физкультура-сәламәтләндерү комплексында водитель булып эшли.
- Көннәр ныклы салкынайту белән без хезмәттәшләрем Рәфис Сәхипов, Фидарис Хисаметдинов һәм Филүс Әюпов белән бергә шугалак ясарга тотынабыз. Тәүдә әзерлек эшләре алып барабыз: хоккей тартмасын кардан, чүп-чардан, агач ботаклары һәм ташлардан чистартабыз, соңыннан анда су агызып, катырабыз. Аны төзү өчен өч-дүрт атна вакыт китә, күп көч салына. Бозның калынлыгы кеше авырлыгын күтәрерлек булсын өчен аны берничә кат итеп кабатлыйбыз, - ди Ришат Рифхәт улы.
Боз тиешенчә калынлыкта җәелгәч, ул тигезләнә. Әгәр аренада моның белән махсус машина шөгыльләнсә, урамдагы ачык мәйданчыкларда халык кулланган җайланмалар файдаланыла. Шлангадан одеялга кайнар су җибәрелә. Шугалак ясаучы аның сабын тотып тора һәм аеруча саклык белән хәрәкәт итә: одеял өслеккә ябышып калмасын өчен бөтен кырны тигез генә атлап үтәргә кирәк. Аның катуы урамдагы температурага бәйле. Су туңгач, хоккей мәйданчыгына билгеләр ясап чыгарга мөмкин. Һәм шугалак әзер. Хәзер авыл яшьләре рәхәтләнеп биредә тимераякта шуалар һәм ялларын файдалы уздыралар.
Ләкин шугалак ясаучыларның эше моның белән генә тәмамланмый әле: кыш дәвамында алар боз өслеген кардан чистартып, сыйфатын тикшереп тора. Температура үзгәрү сәбәпле, ул ярыла икән, тизрәк “ямап” куялар һәм әледән-әле тигезләп торалар.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, узган елның көзендә коронавирус инфекциясе пандемиясе чорында Ришат Рифхәт улы #Без Бергә үзара ярдәм итү гомумрусия акциясендә волонтер булды. Физкультура-сәламәтләндерү комплексының хезмәт машинасында район үзәк дәваханәсенең медицина хезмәткәрләренә транспорт белән ярдәм күрсәтте – аларны эшкә, сменалары тәмамлангач, йортларына илтеп куйды. Шуның аркасында медицина хезмәткәрләре ярдәмгә мохтаҗ авыруларга тиз арада барып җитә һәм күбрәк пациентлар янына бара ала.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Автор фотосы.
Читайте нас: