Үзән
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
22 гыйнвар 2021, 11:45

Сәләтле егет кулында ут уйната

Районыбызда бик күп сәләтле балалар яши. Прибельский урта мәктәбенең модельләр һәм конструкцияләр ясаучы 10нчы сыйныф укучысы Данил Шиндин – шуларның берсе. 3D модельләр ясау программасында ул органайзерның яңа моделен уйлап тапкан.

Мәктәп базасында “Үсеш ноктасы” санлы һәм гуманитар профильле белем бирү үзәге ачылу укучыларга заманча җай­ланмаларда эшләү мөм­кинлеге бирде. Егеттә модель­ләр һәм конструкцияләр ясауга кызыксыну уяна. Технология укытучысы Вячеслав Сергеевич Пискарев белән алар “Компас-3D” өч үлчәмле проектлар ясау программасында шөгыльләнә башлыйлар. Тәүдә йорт җиһаз­лары өчен төрле почмаклар, ныгытма элементлары, брелоклар, бораулау һәм пумалалар өчен аслыклар кебек гади элементлар ясап карыйлар. Бераз тәҗрибә туплагач, катлаулырак модель­ләр ясарга карар итәләр һәм “Үсеш ноктасы” стилистикасы буенча канцелярия кирәк-яракларын саклау өчен органайзер моделе ясап, аны 3D-принтерда чыгаралар. Органайзер стаканнан, кесә һәм ручка өчен өслектән тора (бу эшләгән, журнал тутырган ручканы башкалары белән бутамас өчен). Ул экологик яктан чиста һәм кеше сәламәтлеге өчен зыяны булмаган PVA-пластиктан эшләнгән. Тиздән Данил “Яшь уйлап табучылар” республика конкурсында катнашырга һәм элеге эшен күрсәтергә җыена.
- Данил үз-үзен үстерү өлкәсендә кызыксынган шәхес. Технология буенча бүләк­ләнү­ләрдән тыш, аның рус теле, физика, математика фәннәре бу­енча Грамоталары һәм Дипломнары бихисап. “Талантлы кеше һәр яклап та талантлы” – дип юкка гына әйтмиләр бит, - ди Вячеслав Сергеевич. – 3D- модельләр ясау программасында эшли башлаганчы, без агач эшкәртү белән шөгыль­ләндек. Данилның үз куллары белән эшләнгән балалар уен­чык­лары, машиналары, салфет­ка кую өчен савыт, яңа ел чыр­шысы рәвешендәге суве­нир­лары бик күп. Агымдагы ел­да ул хәрәкәт итүче элементлары булган уенчык вертолет ясап, технология буенча район олимпиадасында беренче урын яулады.
2020 елда агач циферблатлы һәм пластик элементлы сәгать ясап, икенче урынга лаек булган иде. Шулай ук ул интарсия - агачтан төрле төстәге мозайкалар ясау белән дә шөгыльләнә.
Әтисе Сергей Александрович һәм әнисе Эльза Рәмил кызы уллары белән чиксез горурланалар, аның һәр баш­лан­гыч­ларын хуплыйлар һәм һәрь­­яклап ярдәм итәләр. Егет­нең сүзләренә караганда, нәкъ әтисе төрле әйберләр һәм конс­трукцияләр ясауга сөю тәрбия­ләгән дә инде.
- Әтием белән икәүләшеп агачтан төрле әйберләр ясадык. Ә берничә ел элек ул миңа мотоцикл сатып алып бирде. Төзә­тергә кирәк булганда, ул миңа өйрәтте, күрсәтте. Шулай итеп, мин техника белән кызыксына башладым. Төрле конструкция­ләр минем хоббига әйләнде, - ди Данила.
Егет киләчәккә үзенә һөнәр сайламаган әле, ләкин ул мотлак проектлар төзү һәм инженерия белән бәйле булачак.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Читайте нас: