Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
25 гыйнвар 2021, 13:43

Киләчәккә зур өметләр баглап...

Барлык югары уку йортларына да актив тормыш алып барган, сайлаган һөнәрләрен ихлас яраткан һәм белем алырга омтылган укучылар кирәк. Олыкүл урта мәктәбен тәмамлаган Руслана Кәримова шуларның берсе. Әлеге вакытта ул Санкт-Петербург тау университетының беренче курсында укый.

Физика дәресләре керә башлагач та, Руслана бу фән белән ныклы кысыксына башлый.
- Физиканы безгә Нина Валентиновна Матвеева укытты. Ул шулкадәр кызыклы итеп сөйли иде, без аны йотлыгып тыңлый һәм яңа теманы көтеп ала идек, - ди студентка.
Укуга һәм спортка булган сөюе шул­кадәр көчле була, барсына да өлгерү өчен ул иртә торырга гадәтләнә. Чөнки мәк­тәптә укулар башланганчы, ул көен саен йөгереп килә. Укудан тыш, кыз мәк­тәп­нең спорт ярышларында да актив катнаша. Чаңгы ярышларында, төрле бәй­ге­ләрдә, җиңел атлетика эстафеталарында алдынгы урыннар яулый, мәктәп командасы белән бергә “Зарница” һәм башка спорт ярышларында катнаша. Математика, рус теле, астрономия һәм, әл­бәттә, физика буенча олимпиадаларда да җиңү яулый. 10нчы сыйныфта укыганда ул физика-математика сыйныфына күчә. Физика һәм метематика фәннәре буенча аның наградалары да бихисап. Ул “Ки­ләчәккә адым” XXIII Республика техник олимпиадасы, Мәскәү физика-техника институтында үткәрелгән “Физтех” физика-математика олим­пиа­да­сында катнашып, Уфа дәүләт нефть техник университетындагы физика һәм математика буенча йомгаклау этабында III дәрәҗә, Ю.А.Гагарин исемендәге Ачык вузара олимпиаданың йомгаклау этабында призер дип таныла.
- 11нчы сыйныфта барлык буш вакытымны укуга һәм спортка бирдем. Имтиханнарга әзерләнгәндә авыр булса да, ни өчен тырышуымны аңладым. Мин Санкт-Петербург тау университетына укырга керергә теләдем, - ди Руслана.
Кызның хыялы тормышка аша. Бер­дәм дәүләт имтиханнарында ул югары балл җыя һәм мәктәпне алтын медальгә тәмамлый. Руслана университетның “Нефтегаз эше” факультетының “Транспорт объектларын файдалану һәм хез­мәтләндерү, нефтьне һәм газны саклау” белгечлеге буенча укырга керә.
- Белгечлек авыр, ләкин кызыклы. Бу өлкәне үстерү мөмкинлекләре күп төрле. Миңа ул бик ошый. Төркемебезнең студентлар Советы рәисе булып торам. Укы­ту­чылар дәресләрне яхшы аңлата. Лек­­­цияләрне йотлыгып тыңлыйм. Би­ре­дә сәләтле һәм зыялы егетләр һәм кызлар укый. Русиянең төрле төбәк­­­­лә­реннән һәм чит илдән килгән бик күп дуслар таптым, - ди кыз.
Укуда югары уңышларга ирешергә һәм хыялын тормышка ашырырга Русланага әтисе Радик Рәис улы, әнисе Гөлназ Рәүф кызы һәм сеңлесе Назгөл дә ярдәм итә. Алар Руслананың һәр уңышына шатланалар һәм аның белән горурланалар. Кызларын бик күп чакрымда урнашкан чит шәһәргә чыгарып җибәрү авыр булса да, аның теләгенә каршы килә алмыйлар.
Руслана йортына ярты елга бер генә кайта. Ул вакытны кыз файдалы үткәрә. Гаиләләре белән бергәләшеп тауда шуалар, күп вакытларын табигать кочагында үткәрәләр, бик күп аралашалар, балавыздан шәмнәр ясыйлар. Әйткәндәй, кыз­ның әтисе Радик Рәис улы умартачылык белән шөгыльләнә.
“Киләчәктә үзеңне кем буларак күрәсең?”, “Киләчәккә нинди максатлар куясың?” – дигән сорауга, Руслана:
- Киләчәктә мин белгечлегем буенча эшләргә телим. Нефть эше өлкәсендә уңышка ирешергә тырышачакмын. Лә­кин минем максат – бәхетле булу, һәр көннең, һәр мизгелнең кадерен белеп яшәү. Бу турыда беребезгә дә онытырга ярамый. Иртән торып урман буйлап йөгер­гәндә мин тормыш мәшәкать­лә­реннән арынып, бер-беребезнең күңелен күреп, кечкенә шатлыкка да сөенеп яшәргә өйрәнергә кирәклеген аңладым. Авыл җирендә табигать искиткеч матур. Биредә мин 18 ел яшәдем һәм шуларга игътибар итмәгәнмен, - дип җавап бирде.
Барлык студентларны да бәйрәмнәре белән котлыйбыз. Алар яхшы укысыннар һәм күңелләренә хуш килгән эш тапсыннар иде.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Читайте нас: