Вәсим Нуретдин улы Шәйморатов авылында туып-үскән. Урындагы мәктәптә 10нчы сыйныфны тәмамлаганнан хезмәт юлын урындагы колхозда башлап җибәрә - хисапчы булып эшкә урнаша.
1975 елда егет Совет Армиясе сафларына алына. Саратов өлкәсендәге инженерлык гаскәрләрендә ике ел хезмәт итеп кайта һәм “Башкирэнерго” җылылык челтәренә пар һәм су казаннары машинисты булып урнаша. Бераз эшләгәннән соң югары уку йортына укырга керергә карар итә. Имтиханнарын уңышлы тапшырып, ВЛКСМның 15 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт медицина институтының стоматология факультеты (хәзерге Башкорт дәүләт медицина университеты) студенты булып китә. Укуын тәмамлагач, Республика стоматология поликлиникасында табиб-стоматолог сыйфатында бер ел интернатура үтә.
- Интернатура үткәндә поликлиникага Кырмыскалы район дәваханәсенең баш табибы Гафур Шәкүр улы Ишмөхәммәтов килеп, яшь белгечне районга җибәрүләрен сорый. Шулай итеп, мин үзебезнең районга кайттым. Ике ай буена теш технигы Александр Михайлович Ерошкин белән эшләп тәҗрибә тупладым. Интернатура үтеп йөрүемә карамастан, миңа еш кына пациентларны кабул итәргә, тешләрен алырга, дәваларга туры килде. Ул вакытта бина иске иде, тиздән яңасын төзеделәр һәм без анда күчтек. Барлык корылмаларны үзебез күтәреп ташыган идек, - ди әңгәмәдәшчем.
Ике айдан соң Вәсим Нуретдин улы янә Уфага китеп, клиник интернатураны уңышлы тәмамлый, ә соңыннан юллама буенча Кырмыскалыга җибәрелә. Ул район үзәк дәваханәсендә эшли башлый һәм 35 ел гомерен яраткан һөнәренә багышлый.
Шул еллар эчендә Вәсим Нуретдин улы күпме кешеләргә ярдәм итте. Тәҗрибәсендә авыруларның гомерен коткарып калырга туры килгән очраклар да аз булмады.
- Бу хәл 1990 елларда Яңа ел төнендә Урал авылында булды. Улы әтисен сөендерегә теләп, ракетницадан атып җибәрә, ләкин ул кулыннан шуып китеп, якында торган бер хатынның битенә барып эләгә һәм аның авызы аша кереп, чикә сөяген тишеп чыга. Җәрәхәте җитди иде. Аның баш сөяге, өске һәм аскы казналыгы, борын сөякләре, чикә сөякләре сынган була.
Мин тиз генә Уфага санитария авиациясенә шалтыраттым. Күп тә үтми теш казнасы-бит хирургы Азат Мөдәрис улы Сөләйманов килеп тә җитте. Аның белән төне буена җәрәхәтләнгән хатынның гомере өчен көрәштек - сөякләрен җыйдык. Бәхеткә, ул исән калды. Элек тә, хәзер дә төрле хәлләр булгалап тора. Тормыш бит, ансыз булмыйдыр инде, - ди әңгәмәдәшчем.
Ортодонт булу өчен 1997 елда Вәсим Нуретдин улы Мәскәүгә укырга китә. Ул вакытта Уфада бу өлкәдә белгечләр булмый. Бер ай буена ул билгеле профессор, Русиянең әйдәүче ортодонты, медицина фәннәре докторы Юрий Михайлович Малыгинда өйрәнә. Белем туплап кайткач, Вәсим Нуретдин улы төрле теш казнасы аномалияләрен төзәтү белән шөгыльләнә башлый.
Вәсим Нуретдин улы беренче тапкыр стоматология кабинеты бусагасын атлап кергән көннән бирле күп нәрсә үзгәрде. Стоматология, фән буларак, алга атлады. Вакыт белән бергә бару өчен әңгәмәдәшчем белемен даими камилләштереп тора.
Ул югары квалификацияле табиб-стоматолог-ортопед категориясенә ия. Күпьеллык һәм намуслы хезмәте өчен Вәсим Нуретдин улы берничә тапкыр район үзәк дәваханәсенең, район хакимиятенең, БР Сәламәтлек саклау министрлыгының Мактау грамоталары, Башкортстан Республикасының 100 еллыгы уңаеннан юбилей медале белән бүләкләнә.
Вәсим Нуретдин улы оста белгеч кенә түгел, үрнәкле гаилә башлыгы да. Булачак тормыш иптәше – Шәйморатов авылы кызы Флюра Фаил кызы белән алар студент чакта ук дус булалар. Югары уку йортының соңгы курсында укыганда өйләнешәләр. Эльвина һәм Диана исемле ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Өлкән кызлары район хакимиятендә опека бүлегендә өлкән инспектор булып эшли. Кияүләре Айдар белән Сафина һәм Айлина исемле сылу кызлар үстерәләр. Кече кызлары Диана әтисе юлыннан китеп, стоматолог һөнәрен сайлаган, әлеге вакытта декрет ялында. Кияүләре Марсель белән Юстина һәм Ессения исемле кызлары бар.
Балачактан Вәсим Нуретдин улы сәламәт тормыш алып бара. Әле дә ул чаңгыда йөри, балалары һәм оныкалары белән тимераякта шуа, өстәл теннисы уйный. Ел саен медицина хезмәткәрләре арасында үткәрелгән район һәм республика ярышларында актив катнаша. Буш вакытларын да ул файдалы үткәрә: умартачылык белән шөгыльләнә, баянда уйный.
Вәсим Нуретдин улы гәзит укычыларга балачактан сәламәт тормыш алып барырга, теш табибына әледән-әле күренеп торырга киңәш итә. Авыруларны дәвалауга караганда, кисәтү яхшырак булуын онытмасыннар иде, ди ул.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.
Автор фотосы.