Үзән
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
3 март 2021, 01:10

Тагын өч көн ял көтә

Быел дүшәмбегә туры килә торган 8 март ял көне дип игълан ителде.

Русия Хезмәт кодексы нормалары нигезендә, халыкара хатын-кызлар көне эшләми торган көн булачак. Ул быел дүшәмбегә туры килә. Моның белән бәйле рәвештә илебез халкы 6-8 мартта ял итәчәк.
Димәк, эшкә сишәмбе, 9 мартта гына чыгачакбыз.
Җомга, 5 мартта, бәйрәм алдыннан эш көне кыскартылмый. Әмма җитәкче үз эшчеләрен бер сәгатькә иртәрәк җибәрә ала. Шулай булгач, җитәкчеләр хатын-кыз эшчеләренә шундый бүләк тә ясый ала әле.
Бәйрәмнәрдән соң килгән эш атнасы кыска, дүрт көнлек кенә булачак.
Моннан тыш, мартта башкача озайлы яллар булмаячак.
Эльвира Ямалетдинова.
Фото: saratov24.ru
Читайте нас: