Кырмыскалы районының дәүләт архивының тарихы 1930 елда “БАССР архив органнары структурасы турында”гы карары нигезендә башлана. Беренче архив алып баручы булып Исмәгыйль Әсәдуллин эшләгән. 1959 елның 1 гыйнварына Кырмыскалы район архивы 17 кв.м мәйданлы, утын ягып җылытылган агач бинада урнашкан була. Ул вакытта 20 фондның (Бозаяз һәм Кырмыскалы районнары учреждениеләре һәм оешмалары), 1921-1957 еллардагы 8237 берәмлек документлары 6 метр озынлыктагы биш зур шкаф һәм стеллажда сакланган.
Бүген район архивы Кырмыскалы авылының Эшчеләр урамындагы 29нчы йортта урнашкан. Аның мәйданы 200 кв.м. Биредә 472 метрлы металл стеллажларның дүрт саклагычында 133 фондның документлары саклана.
Документларның гомуми күләме - 44 167. Архивны 46 чыганак комплектлый. Биредә ике кеше эшли: бүлек мөдире Альбина Рафикъ кызы Мәсәгутова һәм әйдәүче архивчы Алина Әлфрит кызы Бәһаветдинова.
Башкорт дәүләт университетын тәмамлаганнан соң Альбина Рафикъ кызы тәүдә район үзәгенең 2нче санлы, соңыннан 3нче санлы мәктәпләрендә укыта. Ә район архивында эшләвенә дә 20 елга якын вакыт үтеп киткән. Аның төп бурычларының берсе - документларны туплау, исәпкә алу, сакланышын тәэмин итү һәм алардан файдалану.
Чөнки архивларда үткәннәр турында уникаль мәгълүмат саклана. Еш кына сакланып калган бер документ нәрсәне яки кемнедер ачыкларга ярдәм итә. Документларны саклау өчен биналар булуы мөһим, әмма анда эшләүчеләрнең хезмәтләре дә зур роль уйный. Һәр кәгазь документ диярлек яктылык төшми һәм тузан керми торган махсус тартмага салына. Архив саклагычлардагы температура плюс 14-18 градус, дымлылык - 50-65%. Күрсәткечләрне контрольдә тоту өчен биналарда термометрлар, гидрометрлар һәм психометрлар урнаштырылган. Хәзерге вакытта архивның йөкләнеше 100 процентка якын тәшкил итә, шуңа күрә район хакимияте әлеге бинаның беренче катында өстәмә бүлмә бирде, анда ремонт үткәрелгәннән соң тиздән документлар шунда күчереләчәк.
- Бүгенге көндә архивта 133 фонд саклана, шуларның 104е - идарә документлары (мәсәлән, Кырмыскалы район башкарма комитеты, район хакимияте, аның бүлекләре, авыл Советлары, колхозлары һ.б.), 16сы – бетерелгән оешмаларның шәхси составы буенча. Бүгенге көндә бу бик кирәкле документлар, чөнки аларда безнең гражданнарның хезмәт эшчәнлеге битләре. Алар буенча ел саен гражданнарның, пенсия фондларының һ.б. мөрәҗәгатьләре буенча 3000 гә якын белешмә бирәбез, 13 - шәхси документлар (район үсешенә теге яки бу өлешне керткән гражданнар). Бездә партиянең Кырмыскалы район комитетының элекке секретаре Волик Иван Фомич, район советы башкарма комитетының элекке рәисе Килдебәков Җәүдәт Мөкатдәс улы һәм туган якны өйрәнүче Мәрьям Халим кызы Даянованың фондлары бар. Анда биографияләр, хезмәт эшчәнлекләре, истәлекләре, бүләкләре һәм районның тормышын чагылдыручы бик күп фоторәсемнәр бар. Әлеге документлар алар исән чакта ук тапшырылган һәм мәңге сакланачак. Шәхси фондлар тикшеренүчеләр арасында зур кызыксыну уята, алар буенча хезмәтләре һәм китаплар языла, - ди Альбина Рафикъ кызы.
2018 елдан биредә архив документларын санлы форматка күчерү эше башланды. Моның өчен кирәкле бөтен техника сатып алынган. Бүгенге көндә электрон рәвешкә 600гә якын хуҗалык кенәгәсе күчерелгән. Бу район кешеләре турында белешмәләр тикшеренүчеләргә һәм кешеләргә бик кирәкле документлар.
Әлеге китаплардан Шәҗәрә төзегәндә, ата-бабаларының тормышы турында белергә теләп соратып алалар, милек мәсьәләләрен хәл итәләр.
Элекке Күлләр авыл Советының архивта сакланган тәүге хуҗалык китабы 1936 елгы. Аннан элекке мәгълүматларны республиканың Милли архивында карарга мөмкин. Алар электрон төргә күчерелгән һәм basharchive.ru сайтында урнаштырылган. Эзләү алгоритмы бик гади. Сезгә кирәкле районны һәм авылны сайларга гына кирәк, ә программа автомат рәвештә документлар исемлеген тәкъдим итәчәк. Хуҗалык китапларын санлы форматка күчергәннән соң, без район гәзитләрен цифрлаштырырга планлаштырабыз. Бездә 1932 елда нәшер ителгән тәүге “Колхоз юлы” район гәзите саклана. Район гәзитләренә ихтыяҗ зур, шуңа күрә без гражданнарга һәм тикшеренүчеләргә эшне җиңеләйтергә, аларны өйдән өйрәнү өчен Интернетта барысын да урнаштырырга телибез, - ди архив мөдире.
Бу архив районыбызның тарихи мирасы, халкының хатирәләр чыганагы булып тора. Ул үткәннең, хәзерге һәм киләчәкнең берләшү урыны. Архив хезмәткәрләре көне алдыннан Альбина Рафикъ кызы, Алина Әлфрит кызы һәм архив эше ветераннарын, эш җитештерү өчен җаваплы хезмәткәрләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, авыр хезмәтләре өчен рәхмәт белдерәсе килә.
Алар җәмгыятькә хәзергедән үткәнгә һәм киләчәккә карарга мөмкинлек бирәләр, районыбызның документаль байлыгын кадерләп саклыйлар һәм арттыралар, аны фәнни һәм гамәли максатларда куллану мөмкинлеген тәэмин итәләр, тарихи фактларны, исемнәрне һәм вакыйгаларны, җәмгыятьтән онытылган яки яшерелгән вакыйгаларны тергезергә ярдәм итәләр.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.