Андрей Петрович Хәрби-диңгез флотына 1991 елда алына һәм алты ай дәвамында ул Кронштадт шәһәр-портында укуда була.
- Уку үзәгендә төрле күнекмәләр үткәрелде. Анда отсекка су кергәндә яки янгын чыкканда үзебезне ничек тотарга кирәклеген өйрәттеләр. Баткан су асты көймәсеннән чыгу күнекмәләре дә ныклы истә калган.
Мөгаен, күпләр су асты көймәсендә хезмәт итүчеләрнең баткан субмаринадан торпеда аппараты аша чыгуын ишетеп беләдер, ләкин моның ничек булуын һәм бу вакытта морякларның нинди хис-тойгылар кичерүен күз алдына китерә алмыйлар.
Өстебезгә тәүдә җылы водолаз киеме һәм гидрокомбинезон, соңыннан зур конструкциядән гыйбарәт сулыш алу аппараты киябез. Бу корылма муенга эленә һәм күкрәккә ныгытыла. Гидрокомбинезон битлегенә сулыш аппараты тоташтырыла. Хәзер инде торпеда аппаратына керергә мөмкин – бу 8 метр озынлыктагы тар торба, аның буенча шуышып кына йөрергә мөмкин. Ләкин торпеда аппараты буенча хәрәкәт итә торган ысулны “шуышу” дип әйтеп тә булмый. Арт сын өскә, терсәкләр ян стеналарга терәлә, шунлыктан, күкрәктәге сулыш аппараты алга таба хәрәкәт итәргә ирек бирми. Димәк, терсәкләргә һәм тезләргә таянып хәрәкәт итәргә туры килә. Аппаратка өчәр кешене генә кертәләр. Төркем “торбага” урнашып, сулыш аппаратына кушылгач, торпеданың капкачы ябыла.
Биредә кап-караңгы, йөрәк тибеше генә ишетелерлек тынлык. Торба су белән тула, басым тигезләнә, алгы яктагы капкач ачыла һәм “торба” эченә бераз яктылык керә. Монда инде шуышырга түгел, бер аяк белән торпеда аппаратының өске стенасына саклык белән генә этеп, ашыкмыйча гына саф һавага чыгарга кирәк. Бәхеткә, моны чынбарлык та түгел, ә күнекмәләр вакытында гына сынап карарга туры килде, - дип искә ала ул.
Кронштадтта укуда булганнан соң Андрей Петровичны Лиинахамаридагы Төньяк флот базасына – Мурмансктан Норвегия белән чиктәш 150 километр ераклыкта урнашкан Кола ярымутравының Печенск торак пунктына җибәрәләр. Биредә илнең төрле төбәкләреннән 87 кешедән торган экипаж төзелә. 641Б проектының зур торпеда су асты көймәсендә Андрей Петрович химик-санинструктор ролен башкара. Корабта һаваны регенерацияләү системаларының төзеклеген күзәтә.
- Берничә ай без диңгезләр буйлап автоном походта булдык: өскә калкып чыкмыйча, ярларда патрульдә тордык. Элемтә булдыру өчен тәүлегенә бер тапкыр перископ тирәнлегенә күтәрелә идек. Әледән-әле күнекмәләр үткәрелеп торды, шуңа да вакыт үткәне сизелмәде. Флотка эләгүемә һәм анда хезмәт итүемә бер дә үкенмим. Ул минем өчен бик яхшы тормыш мәктәбе булды, - ди әңгәмәдәшчем.
Туган ягына Андрей Петрович 1993 елда кайта. Шуннан соң Карлыман станциясендә эшли, соңыннан кыскартуга эләгеп, Кырмыскалы ремонт-техник предприятиесендә слесарь булып урнаша. Тормыш иптәше Лариса Геннадиевна белән гаилә коруларына да 25 ел булып киткән. Ике балага гомер биргәннәр. Кызлары Анастасия Уфа дәүләт нефть техник университетын тәмамлаган, әлеге вакытта Мәскәүдә яши. Уллары Данил агымдагы елда 11нче сыйныфны тәмамлый. Барлык бәйрәмнәрне, аеруча Яңа ел һәм туган көннәрен, Смирновлар бергәләшеп үткәрегә ярата, чөнки гаилә - алар өчен иң мөһиме.
Милена ФӘЙЗУЛЛИНА.