Үзән
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
19 март 2021, 10:24

Эшләреннән халык канәгать

Һөнәри бәйрәм алдыннан без “Коммунальник” җәмгыятендә эшләүче слесарь-сантехниклар Илнур Назарголов һәм Фәнзил Габбасов белән күрешеп сөйләштек.

Тәүдә белгечләр белән без Прибельский авылының Калинин урамындагы күпфатирлы йортта яшәүче Лилия Даяновага кердек. Лилия Фуат кызының балалары Уфада яши. Шуңа да кран агызса яки җылылык килми башласа, шунда ук “Коммунальник” җәмгыятенә шалтырата.
- Торак-коммуналь хуҗалы­гының эшеннән мин тулысынча канәгатьмен. Оешма җитәкчесе барлык көчен һәм тырышлыгын эшкә бирә. “Коммунальник”та үз эшләрен яхшы белгән осталар эшли, - диде Лилия Фуат кызы.
Илнур Назарголовка 30 яшь, биредә ул 2015 елдан бирле эшли. Аның төп бурычы – күпфатирлы һәм шәхси йортларны хезмәтләндерү, трассалардагы аварияләрне бетерү.
– Күпфатирлы йортларда яшәүчеләр еш кына безне счетчик, “смеситель”, кран яки торба алмаштырырга чакыра. Шәхси йортларда кыш көне еш кына су торбалары туңа. Җитешсезлекләрне кыска вакыт эчендә бетерергә тырышабыз, - ди Илнур.
Хезмәттәше Фәнзил Габбасов Автотранспорт техникумын тәмамлаган, ләкин белгечлеге буенча эшләргә туры килмәгән. Шикәр заводына слесарь-сантехник булып урнашкан һәм озак еллар шунда эшләгән. Ә 2017 елда “Коммунальник”ка килгән.
– Безнең эш көнебез “планерка”дан башланып китә. Мастерлар заявкаларны таратып биргәч, көн саен күпфатирлы йортларны тикшереп, йөреп чыгабыз. Оешмада дежурлык оештырылган, кайдадыр авария була калса, алар һәрвакыт ярдәмгә килергә әзер, - ди Фәнзил Габбасов.
Слесарь-сантехниклар әй­түенчә, коллективлары бер­дәм, бер-берсенә ярдәм итеп эш­лиләр. Хезмәткәрләрне мактап, кенәгәгә мактау сүзләре дә язалар.
“Коммунальник” җәмгыяте Прибельский, Яңа Кыешкы, Үтәгән, Сарт-Науруз, Сарт-Чишмә авылларын һәм Шикәр заводы станциясен хезмәт­лән­дерә. Шулай ук оешма күпфа­тирлы йортларны, инженер чел­тәрләрен тоту һәм ремонтлау белән шөгыльләнә. Аларның ике насос станциясе һәм ике казанлыгы бар. Биредә 37 кеше хезмәт сала.
“Коммунальник” җәмгыяте коллективын һөнәри бәйрәм­нәре белән котлыйбыз һәм ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңыш­лар телибез.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА.
Автор фотолары.
Котлаулар кабул итегез!
Сыйфатлы хезмәт күрсәтәләр
Хөрмәтле торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын кү­ңелдән котлыйм. Халыкның төп тормыш мәнфәгатьләрен сез тәэмин итәсез. Көн­дә­лек тырыш хезмәтегез учреждение һәм социаль өлкә оешмаларының нә­ти­җәле эш­чәнлегенә, халыкка яхшы көнкүреш һәм тормыш шартларын булдыруга булышлык итә. Сезнең тырышлыгыгыз белән район авыл­лары төзекләндерелә, ха­лыкның тормыш сыйфаты яхшыра. Ки­лә­чәктә дә тармак хезмәткәрләре күр­­­сәтелгән хез­­мәт­ләрнең ышанычлыгын һәм югары сыйфатын тәэмин итү буенча алларына куелган бурычларны зур җа­ваплылык белән башкарыр, дип ышанам.
Сезгә ныклы сәламәтлек, иминлек, бәхет һәм эшегездә уңышлар телим.
Альфир САБИРОВ, муниципаль район хакимияте башлыгы.
Читайте нас: