Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
6 апрель 2021, 15:21

Илебезнең ышанычлы терәге

Хәрби комиссариатлар гражданнарны хәрби хезмәткә чакыруны тәэмин итә. Бүлекчә хезмәткәрләре армияне комплектлау буенча дәүләт программасын гамәлгә ашыра, мобилизация чараларын уздыра, чакырылыш һәм контракт буенча хезмәткә кабул итә, матди-техник ресурсларның исәбен алып бара һәм ил оборонасын тәэмин итә.

Тарих битләреннән
1938 елның сентябрендә Кыр­мыскалы авылында өлкән политрук Иван Погребняк җи­тәк­че­ле­гендә ра­йон­ның хәрби комиссариаты оештырыла, аны фор­ма­лаш­ты­ру базасы запастан Кызыл Ар­мия сафларына чакырылган офи­церлар һәм ирекле составтан тора. Бөек Ватан су­гы­­шы елла­рында районның хәр­­би ко­­ми­ссариаты фронтка 12053 кешене җибәрә. Фронт­­ка алын­­ганнарның гаи­ләләре, чик буе районнарыннан эвакуация­ләнгән һәм сугыш инвалидлары белән зур эш алып барыла.
Бөек Ватан сугышында элек­ке хәрби комиссариат хез­мәт­кә­р­­ләреннән А.Н.Иш­­­мө­хә­мәтов катнаша һәм 344нче укучылар полкында корал командиры булып хезмәт итә. Кызыл Йолдыз ордены, ике “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Сугыштан соң ра­й­онның хәрби комиссариатында эш башкаручы булып эшли.
Районның хәрби комиссариаты тарафыннан хезмәткә алынган 100дән артык солдат Әфганстан Республикасында хезмәт итте. Аларның 14е – һәлак булды, тугызы үлгәннән соң хәрби орденнар һәм ме­дальләр, шул исәптән 8 – Кызыл Йолдыз ордены, 2 – “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнделәр.
Чернобыль атом-электр ста­н­циясендәге авария нәти­җә­ләрен бетерүдә 31 кеше кат­нашты.
130дан артык кеше Чечен Рес­публикасындагы терроризм­га каршы хәрәкәтләрдә катнаш­ты. Хәрби бурычларын үтә­­гәндә Э.Л.Афанасьев, В.Ф.Ва­хитов, Э.Р.Сәхипов, А.Н.Хө­сәеновның гомере өзел­де. 25 якташыбыз Батырлык ордены, “Батырлык өчен”, Суворов һәм Жуков медальләре белән бүләкләнде.
2005 елның 23 маенда республика һәм район бюджеты акчаларына төзелгән яңа хәрби комиссариат бинасы рәсми рәвештә ачыла.
Җаваплы коллектив
2006 елның 30 декабреннән башлап Кырмыскалы районы­ның хәрби комиссариаты Кырмыскалы һәм Архангель районнарының хәрби комиссариаты дип үзгәртелде. 2004 елдан аңа подполковник Ринат Гыймалов җитәкчелек итә.
Оптимизациягә һәм шәхси составка зур эш йөкләтелүгә карамастан, коллектив бик күп эш күләме башкара, хәрби комиссариатлар арасында призлы урыннар яулый. Биредә Резида Хәбибетдинова - 30, Нина Камалетдинова – 20 елдан артык, запастагы майор Рөстәм Вә­литов, Рима Мөлекова, Наталья Әсәнова, Дания Ярмөхәмәтова, Зимфира Кутушева, Алиса Яхина, Олег Кожевников 10 елдан артык эшлиләр.
Хезмәткәрләрнең күбесе ведомство наградаларына ия. Шу­лай, Резида Хәбибетдинова, Рөс­тәм Вәлитов, Наталья Әсә­нова, Рима Мөлекова, Дания Ярмөхәмәтова – “Хезмәт батырлыгы өчен” медале, Нина Камалетдинова РФ Оборона ми­нистрлыгыннан Грамота, Аль­фира Шәйморатова “Һәлак булган Ватанны саклау­чылар­ның истәлеген мәңгеләштерүдә күрсәткән казанышлары өчен” медале белән бүләкләнделәр.
Район яшьләрен хәрби-патриотик рухта тәрбияләү буенча эш оештыру өчен Бөек Ватан сугышы, хәрби хәрәкәтләр һәм Кораллы Көчләр ветераннары, хәрби комиссариат бүлеге кар­шын­дагы комитеты җәлеп ите­лә.
Хезмәткә алынучы яш­­ь­­­­л­әр­нең Бөек Ватан сугышы вете­ра­н­­­нары, Әфганстан һәм Чечен республикаларындагы хәр­би хәрәкәтләрдә катнашу­чылар, хәрби училище курсантлары белән әледән-әле оч­­ра­­шулар үткәрелеп тора.
Хәрби комиссариат елына ике тапкыр “Хезмәткә алынучылар көне”, ел саен мәктәп укучылары һәм яшьләр белән биш көнлек хәрби-кыр җыен­на­ры үткәрә. Районның мәгариф бүлеге катнашлыгында “Зарница” һәм “Орлёнок” хәрби-спорт уеннары, патриотик юнәлештәге төрле конкурслар һәм туристик слётлар үткәрә.
Кырмыскалы район хәрби комиссариаты ел саен РФ Кораллы Көчләр сафларына 160ка якын егетне - чакырылыш, 20гә якынын контракт буенча хәрби хезмәткә җибәрә. Шулай ук хәрби уку йортларына укыр­га ке­реп, РФ Көчләр сафлары офи­церлары булып чыгучылар да бар.
Светлана Карпова.
Читайте нас: