Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
20 апрель 2021, 09:07

Халык мәнфәгатен кайгыртып

Урындагы үзидарә заманча Русиядә демократик үзгәрешләрне уңышлы гамәлгә ашыруда иң мөһим шартларның берсе булып тора. Чөнки урындагы үзидарә органнары халыкка якын тора, аларга аерым җаваплылык өстәлгән. Кешеләрнең тормыш дәрәҗәсе һәм властька халык мөнәсәбәте нәкъ аларның эш сыйфатына бәйле. Бәйрәм көне алдыннан без Кабак авыл биләмәсе башлыгы Руслан Әюпов белән очрашып, аңа берничә сорау бирдек.

– Руслан Фәнис улы, Сез өченче ел инде авыл биләмәсе башлыгы вазыйфасын башкарасыз. Авыл биләмәсенең тормышы турында сөйләп үтсәгез иде?
– Безнең авыл биләмә­сенең үзенчәлеге шунда – ул республика башкаласына якын урнашкан. 30 минут эчендә Уфага барып җитеп була. Авыллар актив үсешә, шунлыктан ул халыкны үзенә җәлеп итә дә инде. Авыл биләмәсенә 11 авыл, шул исәптән өч бакча ширкате керә. Анда 6800дән артык кеше яши. Бездә өч мәктәп, бер табиблык амбулаториясе, ике фельдшер-акушерлык пункты, өч авыл мәдәният йорты бар. Ләкин безнең төп байлыгыбыз – аның изге күңелле, эшсөяр һәм җаваплы кешеләре.
- Кабак – зур һәм үсешкән авыл…
– Кабак авыл үзәге яшәү өчен дә, шәхси эш алып бару өчен дә уңайлы. Биредә 3800дән артык кеше яши. Авылда ике яңа бистә урнашкан. 2019 елда 300 гаиләгә шәхси торак төзү өчен җир биләмәсе бүлеп бирелде. Аларга электр уты сузылды. Алдыбызда бирегә газ, су үткәрү һәм юлларны төзекләндерү буенча зур бурычлар ята. Яңа урамнарны табигый газга һәм суга тоташтыру буенча республика адреслы программада катнашу өчен авыл халкыннан култамгалар җыйдык.
Әкренләп юлларны ремонтлыйбыз. Биредә бәләкәй балалары булган яшь гаиләләр күп. Димәк, балалар бакчаларына һәм мәктәпләргә урыннар кирәк. Әлеге вакытта Кабак авылында яңа балалар бакчасы төзелә. Коронавирус пандемиясе аны файдалануга тапшыру вакытын кичектерде, ләкин эчке бизәү эшләре алып барыла. Май аенда без бу мәктәпкәчә учреждениене ачарга планлаштырабыз. Үзәк усадьбада 23 күп­фатир­лы йорт урнашкан. Андагы подъездларны ремонтлыйбыз, ихаталарны төзеклән­дерәбез. Шулай, “Башкорт ихаталары” программасы буенча, соңгы ике елда 14 подъезд ремонтланды, 3 ихата төзекләндерелде.
Бизнеска килгәндә, Кабак авылында кирпеч заводы, “Кировец” дилер үзәге кебек эре пред­приятиеләр бар. Туклану ком­бинаты төзелә. Һич­шик­сез, территория инвесторларны җәлеп итәрлек.
– Авыл биләмәсе ел саен Урындагы башлангычларны хуплау програм­ма­сын­да актив катнаша. Бу эшнең нә­тиҗәләре турында сөйләп үтсәгез иде?
– Урындагы башлангычларны хуплау программасы гомум көч белән социаль әһәмиятендәге проблемаларны хәл итәргә булышлык итә. Авылларның көнүзәк проблемаларын билгеләүдә халыкның активлыгы да мөһим. 2018 елда бу программа буенча Салчут авылындагы зират коймалап алынды. 2019 елда трактор сатып алдык, 2020 елда – Түбәнге Тимкә авылындагы юл ремонтланды. Ә агымдагы елда без Иске Кыешкы авылындагы балалар өчен уен мәйданчыгын төзеклән­дерүгә заявка бирдек.
– Авыл биләмәсе тагын нинди программаларда катнаша?
– Иске Кыешкы авылында суүткәргеч төзелеше зур вакыйгага әверелде. Бу мәсьәләне без “Авыл биләмәләрен тотрыклы үстерү” республика программасы ярдәмендә хәл итә алдык. Район федераль һәм республика бюджетыннан 27 миллион сум күләмендә финанс ярдәм алды. Эшләр 2019 елда ук башланды. Хәзер авыл халкы – бу бер меңнән артык кеше су белән тәэмин ителде.
“Өч яшькә кадәрге балаларга мәктәпкәчә белем бирү өчен шартлар тудыру - хатын-кызларны эш белән тәэмин итүгә ярдәм” милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә Иске Кыешкы авылында мәктәпкәчә белем бирү төркеме ачылды. Мәк­тәптә ике бүлмә балалар бакчасы өчен үзгәртеп корылды.
“Сәламәтлек саклау” милли проекты чикләрендә Сихон авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелде һәм ачылды. “Шәһәр мохите” программасы буенча 2019 елда Кабак авылының Русия урамында ял паркы эшли башлады. Балалар һәм спорт мәйдан­чыклары урнаштырылды, яктылык үткәрелде. Быел да әлеге эшләр дәвам ителәчәк: эскәмияләр, йөгерү юллары, видеокамералар куелачак.
- Руслан Фәнис улы, авыл билә­мә­сендә яшәүчеләр активлык күрсәтәме?
- Ралия Искәндәрова җитәкче­легендәге Хатын-кызлар советы яхшы эшли. Равил Ганиев рәислегендәге ветераннар советы күп кенә мәсьәләләрне хәл итәргә булышлык итә. Агымдагы елда Кабак авылының актив җәмәгать эшлеклесе Халисә Әхмәтшина “Хатын-кыз – милләт анасы” медале белән бүләкләнде. Узган елда Салчут авылы “Аек авыл” конкурсының район этабында икенче урын яулады. Клубларда төрле чаралар, спорт бәйрәмнәре һәм шимбә өмәләре күңелле үтә. Безнең халык тату, бердәм һәм эшкә җаваплы карый, шундый булганнары өчен аларга рәхмәт белдерәсем килә.
– Әңгәмәгез өчен рәхмәт. Якынлашып килгән бәйрәм белән котлыйбыз һәм эшегездә уңышлар телибез.
Әлфия ӘХМӘДУЛЛИНА әңгәмәләште.
Читайте нас: