Үзән
+5 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
20 апрель 2021, 09:27

Полиция ветераннары – батырлык үрнәге

17 апрель – РФ Эчке эшләр органнары ветераннары көнеАгымдагы елда Эчке эшләр органнары ветераннары көне Эчке эшләр һәм эчке гаскәрләр ветераннарының Җәмәгать оешмасы төзелүгә 30 ел тулуны бәйрәм итү көненә туры килә. Ул илебезгә намуслы хезмәт иткән, гражданнарны җинаятьчелектән саклаган, закон һәм хокук тәртибе сагында торган кешеләрнең бәйрәме.

Әлеге вакытта районның полиция ветераннары Советы 200дән артык кешене берләштерә, аларның 25е – 60 яшьтән өлкәнрәк. Күбесе эшләүләрен һәм ветераннар хәрәкәтендә актив катнашуларын дәвам итәләр. Мәсәлән, ветераннар Советы рәисе урынбасары Әнвәр Садыйков атнасына ике тапкыр “Яшь безнең күңелләр” вокал ансамбленә репетицияләргә йөри, район һәм республика чараларында катнаша. Фәрит Хисамов балалар һәм өлкәннәр өчен шахмат турнирлары оештыра, Фәнил Сабитов та тәҗрибәле шахматчы.
Бурычларына һәм сайлаган һөнәрләренә тугрылык, аларның батырлыгы лаеклы хөрмәт хисе уята. Алар бүгенгәчә яшь буын полиция хезмәткәрләренә үзләренең тәҗрибәләрен уртаклашалар, аларга әхлакый һәм патриотик тәрбия бирүдә зур өлеш кертәләр.
- Безне игътибардан читтә калдырмаганнары, һәр ветеранны юбилейлары белән котлаганнары, тантаналы чараларга чакырулары, очрашулар оештырганныры һәм шәхси состав алдында чыгыш ясатулары өчен район эчке эшләр органнары җитәкчелегенә рәхмәтлебез. Яңарак без эчке эшләр органнарында хезмәт итәргә хыялланган мәктәп укучылары белән әңгәмә үткәрдек. Рәис Рәмзил Мөлеков, бүлек начальнигы Артур Хафизов һәм шәхси состав белән эш буенча җитәкче Елена Филиппова җитәкчелегендә Совет әгъзалары авырган ветераннарның йортларына барып, хәлләрен белештек. Бу безнең өчен иң мөһиме.
Ветераннар Советы эшчәнлегендә зур планнар билгеләнелә: яшь белгечләр теләсә-кайсы вакытта киңәш һәм ярдәм сорап мөрәҗәгать итә алсын өчен район үзәгендәге һәр участковыйга куратор-ветеранны беркетергә телибез. Ләкин дөнья күләмендәге кайбер вакыйгалар безнең ниятләргә үзгәрешләр кертте. Хәзер участковыйларның эше бераз аерыла – элек без җинаять, арест, сорау алу, тикшерү һәм экспертиза ясау эшләрен үзебез алып барсак, хәзер боларның барсы да участковыйларның иңенә ята, - ди Әнвәр Рәүф улы.
Эчке эшләр ветераннарының бай һөнәри тәҗрибәсе яшь буын хокук саклаучыларны тәрбияләү өчен бәһалап беткесез. Аларны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз һәм ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм иминлек телибез.
Сәлимә Халилова.
Читайте нас: