Үзән
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Дата
21 Май 2021, 09:49

Таусеңер акланында балалар Сабантуе гөрләде

Таусеңер акланында йолага әверелгән балалар сабантуе зур бәйрәмгә әверелде

Тантаналы шартларда җыелучы­ларны муниципалитет башлыгы Альфир Сабиров, Башкортстан Рес­п­убл­икасының ЮНЕСКО эшләре буенча комитетының баш белгече Людмила Богуславская, филология фән­нәре кандидаты, республика мә­га­рифне үстерү институтының башкорт һәм башка туган телләр кафедрасы доценты Фәнзил Саньяров, хакимият башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урын­басары Флизә Макеева, мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлнара Исәнбаева, халык мәгарифенең атказанган хезмәткәре, пионер хәрәкәте ветераны Мәрьям Абакачева сәламләде.
- Мин бүген аеруча дулкынланам, чөнки Пионерия көне минем өчен бик кадерле. 1964 елда мин Бишаул-Уңгар урта мәктәбендә Павлик Морозов исемендәге отряд советы рәисе булдым һәм 1967 елда комсомолга кергәнче горурлык хисе белән кызыл галстук тагып йөредем. Пионерия безне илебез һәм республикабызның чын патриотлары итеп тәрбияләде, - диде Фәнзил Бүләк улы һәм кече туган ягына багышлап язган шигырен укып ишеттерде.
Бәйрәм программасы бай булды. Милли көрәштә катнашып, көрәш­челәр осталыкларын күрсәттеләр. “Бәллүр тамчы” һәм “Бию марафоны” яшь талантлар конкурсларында җи­ңүчеләр чыгышлары белән сөендерде. Мәктәпләр әзерләгән күргәзмәләр дә җыелучыларны төрлелеге белән хәйран калдырды.
Зәвык белән чагу итеп бизәлгән стендлар һәм күргәзмәләрне карап чыкканнан соң, жюри әгъзалары җиңүчеләрне билгеләде. Шулай итеп, Кырмыскалы гимназиясе, Прибельский һәм 2нче санлы Кырмыскалы урта мәктәпләрнең эшләре иң яхшысы дип билгеләнде.
Бу көнне аклан гү килеп, һәр җирдә балаларның шатлыклы тавышлары ишетелеп торды. Кызлар һәм малайлар төрле уеннарда һәм конкурсларда зур теләк белән катнаштылар.
Көч, зирәклек һәм җитезлек күр­сәтеп, көянтәләр белән су ташу, “Саз­ны үтеп чык”, “Әтәчләр сугышы” кебек катлаулы конкурсларда, баскетбол һәм башка бик күп ярышларда зур теләк белән катнаштылар. Әмма бәйрәмнең иң кызыклысы яшь батырлар ярышлары бул­гандыр. Изге йолага әверелгән милли көрәш мәйданы янына аеруча күп кеше җыелган иде. Турнир нәти­җәләре буенча, Бишаул-Уңган урта мәктәбе укучысы Артур Әминев абсолют чемпион дип танылды.
Балалар Сабантуе бик күңелле үтте. Барлык балалар биредә бик күп тәэс­со­р­атлар алды, дуслар тапты һәм ки­лә­чәк­тә дә яхшы укырга, мәк­­тәп­­ләрнең иҗтимагый тормышында һәм төрле кон­курсларда актив катнашырга, ки­ләсе елда да бу чарада янә катнашырга дигән теләк белән таралыштылар.
Светлана Карпова.
Автор фотолары.
Читайте нас: