Мөхәммәтсәлим Ишмөхәмәт улы Өметбаев 1841 елның 21 августында (2 сентябрендә) Ырынбур губерниясе Уфа өязе Йомран-Табын волостеның (хәзерге Башкортстанның Кырмыскалы районы) Йомран-Ибраһим авылында туган. Авылдагы мәдрәсәне тәмамлагач, 1852-1860 елларда Ырынбурдагы Неплюев исемендәге кадетлыҡ корпусында укый. Азак волость секретаре, старшина вазыйфаларын башкара, мөгаллимлек итә һәм Уфага күчкәч, Диния нәзарәтендә, округ судында тәрҗәмәче булып эшли. Мөхәммәтсәлим Өметбаев 1907 елның 28 июлендә вафат була. М. Өметбаевның иҗади мирасы эчтәлеге белән гаҗәп бай һәм күп яклы. Аның ярыйсы гына өлешен гыйльми хезмәтләр тәшкил итә. Аларның берникадәре аерым китап рәвешендә һәм әдипнең төп җыентыгы “Йәдкәр”дә дөнья күрә.
Туган халкының тарихын, рухи байлыгын өйрәнү буенча шактый эшчәнлек күрсәткән өчен М.Өметбаев 1883 елда Рус география җәмгыятенең Ырынбур бүлегенә әгъза итеп сайлана. XX гасырга кергәндә Мөхәммәтсәлим Өметбаев шагыйрь, публицист һәм тәрҗемәче буларак та киң таныла. М.Өметбаев үзен, беренче чиратта, шагыйрь-тарихчы, шагыйрь мәгърифәтче итеп күрсәтә. Шуңа да аның күпчелек шигырьләре укучыда образлы уй, эстетик зәвык тудырудан бигрәк, аңа белем, төрле мәгълүмат бирү хезмәтен үти. М.Өметбаев шигырьләренең бер өлеше мәхәббәт лирикасы һәм әхлаҡ темасына язылган. “Кемгә хәлем сөйлим?”, “Сагыну”, “Сагыну хатын”, “Минем гыйшыгым” шигыръләрендә автор мәхәббәтнең кеше тормышын шатлыклары белән генә түгел, газаплары белән дә “бизәүче” бик катлаулы хис-тойгылар күренеше булуын күрсәтеп бирә. Публицистика өлкәсендә дә М.Өметбаев үзен туган халкының тормышы һәм язмышы белән чынлап кызыксынган патриот язучы итеп күрсәтә. Үзенең “Җәмгыять тәртипләре”, “Халык байыймы әллә ярлыланамы?”, “Русиядәге „Первое товарищество“ циркында”, “Халык мәгарифен юлга салырга” кебек мәкаләләрендә автор кыю рәвештә патша колонизаторларының, реакцион матбугатның һәм фәннең “башкортлар табигате белән ялкау һәм акыл эшенә сәләтсез” дигән уйдырмаларын, царизмның бәләкәй халыкларны җәберләү, аларны бер-берсенә каршы кую сәясәтен фашлый. Үзенең күпьяклы иҗади эшчәнлеге белән М.Өметбаев Башкортстанда иҗтимагый аңның, фәнни фикернең һәм әдәбиятнең үсешенә точ өлеш кертте.
Мөхәммәтсәлим Өметбаев 66 нчы яшендә - 1907 елның 28 июнендә вафат булды һәм туган авылы Ибраһимда җирләнде. Әлеге вакытта Ибраһим авылында күренекле башкорт мәгърифәтчесе, галим һәм язучының мемориаль музее урнашкан. Аның хөрмәтенә анда урам аталган. М.Өметбаев исемендәге әдәби премия булдырылды.
Галия Кәримова.