Эретеп ябыштыручыларны әзерләү
Рәфит Рәүф улы 2007 елны линия - җитештерү идарәсендә эретеп ябыштыручыларның аттестация пункты башлыгы булып эшли башлый.
-Минем вазыйфама эретеп ябыштыручыларны һәм эретеп ябыштыру производствосы белгечләрен Ростехнадзор карамагындагы объектларга эретеп ябыштыру-монтаж эшләренә махсус әзерләү һәм аттестацияләү керә. Соңыннан алар Русиядә генә түгел, ә Европада да билгеләнгән үрнәктәге аттестация таныклыгы белән куллана ала. Беренче дәрәҗәдәге белгечләр (эретеп ябыштыручылар) үзләренең белемнәрен һәм күнекмәләрен ике елга бер тапкыр расларга тиеш, – дип сөйли әңгәмәдәшчебез.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, аттестация пункты 1999 елдан бирле эшли. 2007 елда аны реконструкцияләгәннәр. Һәм хәзер бу зур бина, анда заманча җиһазлар (алар 20), дәресләр үткәрү һәм имтихан тапшыру өчен класслар белән эретеп ябыштыру кабиналары урнашкан.
«Газпром трансгаз Уфа» җәмгыятеннән эретеп ябыштыручылар аттестация пунктында аттестацияләнә. Алар - 9 линия һәм 2 сервис филиалыннан белгечләр. Моннан тыш, инженер-техник хезмәткәрләр дә яңадан әзерләүгә килә. Ел саен 100-110 кеше белем ала.
Алмашка белгечләр әзерлиләр
2009 елда Кырмыскалы линия-җитештерү идарәсе белем бирү эшчәнлегенә лицензия алды.
- Хәзер эретеп ябыштыручылар әзерлибез, - ди. Уку ике ел дәвамында бара. Без хезмәткәрләргә яңа белгечлек үзләштерергә ярдәм итәбез. Мәсәлән, линияле торбаүткәргечләр яки монтажчылар электр белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерә ала, алар практик яктан безнең җәмгыять алдынгылары белән шөгыльләнә. Әлеге программа үз вакытында пенсия яшендәге хезмәткәрләргә алмашка белгечләр әзерләргә мөмкинлек бирә. Кешене читтән эзләргә кирәкми, - ди Рәфит Рәүф улы.
Казанышлар турында
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, «Газпром трансгаз Уфа» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятендәге эретеп ябыштыручыларның аттестация пункты бу системада бердәнбер. Аңа охшаш пунктлар бөтен ил буенча «Газпром» җәмгыятенең бүлендек җәмгыятьләрендә дә төзелде.
- 2007 елда, реконструкция үткәргәндә, «Газпром» җәмгыятенең «иң яхшы эретеп ябыштыручы» конкурсы узды, анда беренче урынны безнең эретеп ябыштыручы Александр Зеленин алды. Безнең предприятие эретеп ябыштыручылары төрле дәрәҗәдәге конкурсларда даими рәвештә призлы урыннар алалар. 2019 елда авария-тергезү поездының электр-газ белән эретеп ябыштыручысы Әнвәр Хәмәтгалимов «Газпром» җәмгыятенең «иң яхшы эретеп ябыштыручы» конкурсы номинацияләренең берсендә иң яхшысы булды. Шулай ук ул ике ел рәттән нефть-газ тармагы вәкилләре арасында «иң яхшы эретеп ябыштыручы» республика конкурсында беренче урыннарны яулады, - дип уртаклашты әңгәмәдәшчебез.
Профсоюз эше турында
Төп вазыйфадан тыш, Рәфит Гайнуллин иҗтимагый эш белән дә шөгыльләнә. Ул башлангыч профсоюз оешмасы рәисе булып тора. Профсоюз күмәк килешү йөкләмәләрен үтәүне күзәтә, хезмәткәрләрнең эш графигын күз алдында тота, хезмәтне саклау буенча вәкаләтле вәкил белән эш алып бара һәм башка бик күп эшләр башкара.
Барысы да газчыларның социаль яктан тотрыклы саналуын белә. Шулай итеп, нәкъ менә, профсоюз, предприятие хезмәткәрләренә ял итәргә булыша. Бүген «Газпром» җәмгыятендә Кара диңгез ярларына мөстәкыйль сатып алынган юлламаларны компенсацияләү программасы эшли. Диңгезгә юллама өчен 120 мең сумга кадәр акча түләнә. Хезмәткәрләрнең балалары Республика һәм Краснодар шифаханәләрендә ял итә ала.
Бәйрәм алдыннан
Рәфит Рәүф улы 14 ел инде Кырмыскалы линия-җитештерү идарәсендә эшли. Сарт-Чишмә авылында туып үсә. Мәктәпне тәмамлый, армиядә хезмәт итә. Уфа дәүләт авиация-техник университетына укырга керә, «эретеп ябыштыру җитештерүенең инженер-технологы» белгечлеге ала. Бүленү буенча Стәрлетамак станок төзү заводына эшкә китә. Башта технолог, аннары эретеп ябыштыру участогы начальнигы була. Кырмыскалыга эшкә күчергә дигән тәкъдим килгәч, уйлап та тормыйча, риза була. Үзенең моны сайлавына бер дә үкенми.
- Эретеп ябыштыручыларыбыз, коллективыбыз һәм җитәкчебез турында җылы сүзләр генә әйтә алам. Җиңел һәм рәхәт эшлибез. Бәйрәм алдыннан мин барлык коллегаларыма сәламәтлек, бәхет һәм иминлек телим! - диде Рәфит Гайнуллин.
Әлфия Әхмәдуллина.