Үзән
+1 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Дата
27 сентябрь , 09:05

Тәрбияче булу - күңел таләбе

Светлана Харрасова 30 елдан артык Кабак авылының “Каенкай” балалар бакчасында эшли.

Тәрбияче булу - күңел таләбе
Тәрбияче булу - күңел таләбе

- Мин Стәрлетамак районының Рязановка авылында туганмын. Өч яшькә кадәр әти-әнием белән Стәрлетамак шәһәрендә яшәдек, аннары Кабак авылына күченеп килдек. Димәк, мин үземне Кырмыскалы районы кешесе дип әйтә алам, - дип елмая Светлана Анатольевна.
Әтисе Анатолий Павлович һәм әнисе Надежда Ивановна Дегтярева Хабаровск төзелеш материаллары заводында эшләгәннәр.
- Мин гаиләдә өлкәне булганга күрә, өч сеңлемне дә мин караштым. Мөгаен, шул вакытта ук үскәч, тәрбияче булырмын дип уйлаганмындыр, - ди әңгәмәдәшче.
Мәктәпне тәмамлагач, Светлана Анатольевна Уфа шәһәренең 1нче санлы педагогия училищесына укырга керә. Берничә ай буена яшь белгеч Сихон авылының “Тирәккәй” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, аннары аны “Каенкай” балалар бакчасына күчерәләр, һәм ул бүгенге көнгә кадәр шунда эшли.
Тәрбияче – авыр хезмәт. Аңа үз-үзен даими камилләштерергә, тирә-як дөньяны балалар күзлегеннән күрергә, алар белән бергә борчыла һәм шатлана белергә туры килә. Моннан тыш, чит баланы тәрбияләү - ул әле бик зур җаваплылык та. Ләкин, яраткан эш белән шөгыльләнәсең икән, бернинди авырлыклар да куркыныч түгел. Светлана Харрасова 10 ел балаларга тәрбия бирде, балалар белән дә, ата-аналар белән дә тиз уртак тел таба алды. Кайгыртучан, ярдәмчел, һәркемгә игътибарлы, кирәк вакытта киңәш бирергә әзер булуы белән ул тәрбияләнүчеләрнең, аларның ата-аналарының, хезмәттәшләренең һәм җитәкчеләрнең хөрмәтен яулады. Эшкә намуслы караганы өчен Светлана Анатольевнаны өлкән тәрбияче вазыйфасына күчерәләр. Ул мәктәпкәчә учреждениенең барлык педагогик эшчәнлегенә: тәрбиячеләргә, психологларга, логопедларга, музыка хезмәткәрләренә, физкультура буенча инструкторларга җитәкчелек итә. Шул ук вакытта җитәкче белән беррәттән мәктәпкәчә яшьтәге балаларның гомере һәм сәламәтлеге өчен дә җавап бирә.
Өлкән тәрбияче буларак, аңа психологияне яхшы белергә дә кирәк, чөнки эш барышында төрле кешеләр белән аралашырга, күп кенә проблемаларны хәл итәргә туры килә. Светлана Анатольевна 20 елдан артык бу бурычларны намуслы башкара.
- Авырлыкларны җиңәргә миңа хезмәт сөючән, иҗади коллективыбыз ярдәм итә. Биредә югары квалификацияле белгечләр эшли. Балалар бакчасы берничә тапкыр төрле конкурсларда катнашып, җиңү яулады. Ә дүрт педагог - Зөлфия Сәләхетдинова, Асия Нургалиева, Алия Латыйпова, Алена Герасимова “Ел педагогы” конкурсының муниципаль этабында җиңеп, республика конкурсында лаеклы чыгыш ясадылар. Хезмәттәшләрем белән горурланам, - дип билгеләде ул.
2018 елда әңгәмәдәшебез Башкортстан Республикасы Мәгарифне үстерү институтында яңадан әзерлек үтеп, “укытучы-логопед” белгечлеге алды. Быел өлкән тәрбияче вазыйфасын яшь белгеч Эльвина Сәмигуловага тапшырып, Светлана Харрасова шул ук мәктәпкәчә учреждениедә укытучы-логопед булып эшли.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен ул берничә тапкыр муниципаль район хакимиятенең һәм мәгариф бүлегенең Мактау грамоталарына лаек булды. Тәрбияләнүчеләрнең сөюе һәм ата-аналарның рәхмәт сүзләре – башкарган эшенә зур бәһа дип саный.
Светлана КАРПОВА.

Тәрбияче булу - күңел таләбе
Тәрбияче булу - күңел таләбе
Автор:Гульчачак Асадуллина
Читайте нас: